Акыллы автоматлар бөтенесен белеп тора.

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Газлаштыру фонды аша Мамадыштагы күпкатлы йортларның бөтен фатирларына да шәхси җылыту казаннары көйләнгәч, аларның мәшәкатьләре күпкә кимеде кебек. Әмма хезмәтләренә ихтыяҗның бетәсе юк. Алар карамагында сигез котельный калды әле. Шуларның җидесе – шәһәрдә, сигезенчесе Олыяз лицеенда. Ул котельныйларда бөтенесе дә автоматлаштырылган. Аларга бер оператор гына хезмәт күрсәтә. “Безнең операторлар хәзер кнопкага гына басып эшлиләр. Газ бирү дәрәҗәсен дә, трассадагы басымны да үзләре көйләп мәшәкатьләнмиләр. Газ яки ут сүнсә дә, җиһазларны автомат үзе кабыза. Бу – хезмәт хакын, газны, электр энергиясен экономияләргә мөмкинлек бирә”, – ди җәмгыятьнең генераль директоры урынбасары Раиф Миннәхмәтов. 2004-2005нче елларда ук котельныйларга “АМК-1” автоматлаштырылган микропроцессорлы комплекс көйли башлаганнар алар. Бөтен котельныйларга да корректорлы газ счетчиклары урнаштырылган. Урнаштырылуларының беренче елында ук алар предприятие буенча сезонга 19 процент зәңгәр ягулыкны экономияләргә мөмкинлек биргәннәр. Җәмгыять карамагындагы әлеге сигез котельный мәктәпләрне, учреждениеләрне җылылык белән тәэмин итә. Район буенча тагын 72 объект аларда техник хезмәт күрсәтүдә. Җылылык челтәрләренең бу яктан вазыйфалары нидән гыйбарәт соң? Ел саен алар ягу сезонында котельныйларны эшләтеп җибәрүгә рөхсәт алалар. Бу кышка да 129 объектка рөхсәт рәсмиләштергәннәр. 221 операторга сентябрь аенда аттестация үткәргәннәр – белемнәре тикшерелгән. Әлеге котельныйларда берәр проблема килеп чыкса, аларга ярдәмгә дә ашыгалар. Мастер Владислав Николаев җитәкчелегендә, алты слесарьдан һәм ике эретеп ябыштыручыдан торган, үзләренең ремонт бригадалары бар. –Аллага шөкер, соңгы ун елда сезонны аварияләрсез чыгабыз. Аварияләр аркасында җылылык бирүнең кимү һәм тукталу очраклары булганы юк, – ди Радик Иванович. Җылылык белән тәэмин итүнең нәтиҗәлелеген тагын да күтәрү, электр энергиясен һәм газ куллануны киметү максатыннан ел саен ремонт эшләре алып баралар. Узган ел җәй “Россельхозбанк”ка бара торган 80 метр линия алыштырылган. Район мәдәният йортыннан беренче санлы мәктәпкә бара торган 110 метр линия дә яңартылган. Унике казан капиталь ремонтланган. Муниципалитет бинасын җылыта торган котельныйга лизингка 2,5 мегаваттлы Италия казаны кайтарганнар һәм аны декабрь аенда эшләтеп җибәргәннәр. “Ул газны һәм электр энергиясен кимрәк куллана. Экономиясен сезон тәмамлангач күрербез”, – ди Радик Иванович. Әлеге котельныйга киләчәктә, Совет урамын җир астыннан тишеп чыгып, Пенсия фонды идарәсе, район хәрби комиссариаты биналары, торак-коррекцияләү мәктәбенең яңа төзеләчәк корпусы да тоташтырылачак. Узган җәйдә, Казаннан альпинистлар чакырып, үзәк котельныйдагы 31 метр биеклектәге төтен торбасына экспертиза үткәргәннәр һәм эченә-тышына ремонт ясатканнар. Котельныйлардагы насослар да даими яңартып торылалар. Район үзәк хастаханәсе котельныена кайнар суга ике насос урнаштырганнар. 2019нчы елның җәендә башкарылачак ремонт эшләре ягу сезоны тәмамлангач, яз көне тулысынча ачыкланачак. Ә хәзергә “Олимп” спорт комплексы котельныена ремонт планлаштырганнар. Аның казаннары 2003нче елда урнаштырылган булган. Сезон тәмамланганда нинди торышта булуларына карап, алар алыштырылырга да, капиталь ремонтланырга да мөмкин. Газлаштыру фонды аша ел саен мәктәпләрдәге берничә казанны алыштыруда да турыдан-туры катнашалар алар. Быел планга Дүсмәт Һәм Югары Сон мәктәпләре казаннарын яңарту кертелгән. Алар бөтенесе “Мамадыш җылылык челтәрләре” күзәтүендә (надзор), аларның лицензиясе белән эшлиләр. Җылылык олысына да-кечесенә дә кирәк. Эшли торган бинабызда аның температурасы төшеп китсә дә салкын тиеп авырый башлыйбыз. Предприятие коллективына бу игелекле эшләрендә уңышлар, авариясез эшләүләрен телик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International