Оешма-предприятиеләр, бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре төрле тармакларда эшләсәләр дә, үзләренең сәнгатькә гашыйк икәнлекләрен, фантазияләргә бай булуларын ел саен исбатлыйлар. Һәр елны фестиваль-конкурсның шартлары катлаулануга кармастан, алар авырлыкларны җиңәләр һәм һәр концерт саен район мәдәният йортының тамаша залын шыгрым тутырган тамашачыларның, җанатарларының өметләрен аклыйлар. Ләкин, ничек кенә булмасын, чыгышлар арасында беренче номинациядән алып соңгысына кадәр аларны шаккаттырган, жюри әгъзаларына бары тик югары бәяләр генә куярга “мәҗбүр иткән”нәре дә бар. Узган атна пәнҗешәмбесендә Мамадыш политехник көллияте белән 4нче санлы урта мәктәп коллективлары арасындагы бәйгене “титаннар бәрелеше” дип атарга җирлек бар. Ике белем бирү учреждениесе дә сәхнәдә күренүгә үк тамашачылар ның мәхәббәтләрен яуладылар. Кайсы номинацияне генә алма, алар югары дәрәҗәдә башкарылдылар, дисәм дә, һич арттыру булмас. “Музыка уен коралларында уйнау” номинациясендә сәхнәгә педагоглар түгел, чын профессионаллар чыгып басты мыни? Алар зур сәхнәләрдә дә югалып калмаслар иде. Һәр ике коллектив та үзләрен оригинал таныштырдылар. Көллияттә урта белемнән тыш, күп кенә һөнәрләргә дә өйрәтүләрен без “тере” килеш күрдек. Озак еллар уздырылучы фестиваль-конкурсның төп бизәкләреннән саналган “Хореография” номинациясендә күп төрле милләт биюләре күргәнем бар, ә менә шәһәрдәге 4нче санлы урта мәктәп коллективының еврей халык биюен караганда, сәхнәдә әлеге белем бирү учреждениесе педагоглары чыгыш ясауларына зур авырлык белән генә ышандым. Көллияттә хезмәт куючы гүзәл затлар тарафыннан башкарылган татарча биюне күрсәләр, Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле җитәкчелеге аларны һичшиксез үзләренең концерт программаларына кертерләр иде. Юмор белән бәйле номинацияләрдә халык рәхәтләнеп көлде. Иң мөһиме чыгышлар чиста юморга корылганнар иделәр. Җырларның да кәттәләре башкарылды бу көнне. Татарстанның 100 еллыгы белән бәйле номинация залдагыларның зур күпчелеген яшьлекләренә кайтармыйча калдырмагандыр. Жюри әгъзалары шундый чыгышларны карагач, ике коллективны да җиңүчеләр, дип таныдылар. Тамашачылар, чын мәгънәсендә, рәхәтләнеп ял иттеләр бу көнне. Иманым камил, ике сәгать чамасы кул чабулардан аларның уч төпләре шактый кызарга өлгергәндер.