Районыбыз укучылары 2018-19нчы уку елында да төрле фән олимпиадаларында уңышлы катнашалар. Әле күптән түгел генә математика фәне буенча узган республика олимпиадасында Олыяз лицееның 11нче сыйныф укучысы Салават Мурзин җиңү яулады. Ул физика фәне буенча олимпиада да призлы урын алды. Зур Шыя мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Алексей Кляшев һәм Красная Горка мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Илдан Мөхәммәтшин – математика, шәһәрдәге 1нче санлы белем бирү учреждениесенең 8нче сыйныфында белем алучы Николай ЩербенƉв белән 2нче санлы лицейның 10нчы сыйныфында укучы Замирә Галәветдинова физика фәне буенча призлы урын яуладылар.