Декабрь аенда сөт җыю күләмнәре 2017нең декабрендәгедән дә кимрәк булды. Моңа кабул итү бәяләренең түбәнлеге дә йогынты ясагандыр. Хәзер бәяләр яңадан айдан-айга күтәрелә башладылар. Былтыргы дәрәҗәне узып китәргә дә язсын. “Икмәк булса, җыр да була”, – дигәндәй, сөт булса, халыкка акчасы да булачак. Хәзер терлек азыклары кыйммәтле, аларны сатып аласы. Элек печәнне кеше үзе чаба иде. Фермада эшләүче атчыларның арба-чаналарына да ияреп кайттылар. Шулай да сөт җыюны арттыручы эшмәкәрләр дә бар. Зөлфинә Әкъбәрова – 12, Баймөхәммәт Бинков – 5, Артур Заһидуллин 6 тоннага күбрәк тапшырганнар. Резеда Дәүләтшина исә – 18, Ленар Миннеханов 6 тоннага кимрәк китергән. Продукциянең майлылык күрсәткечләре яхшы. Баймөхәммәт Бинков, Резеда Дәүләтшина, Елизавета Капитова, Хәмит Ямалеев 3,90 процент майлылык белән тапшырганнар.