"SunnyФЕСТ" креатив чаналар фестивале узачак урында - шәһәребезнең Совет урамында, Фотосессия өчен берничә мәйданчык барлыкка киләчәк.

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

"SunnyФЕСТ" креатив чаналар фестивале истәлеге итеп, искиткеч фоторәсемнәр калачак.

Фотосессия өчен берничә мәйданчык Совет урамында оештырылачак. Истәлекле фотоларны һичшиксез фестивальдә катнашучылар белән аларның уникаль чаналары фонында ясый алачаксыз.

         Традиция буенча  Чаналар музее да тәкъдим ителәчәк. Монда - туй чанасы да, почтаныкы да һәм башка күп төрле чаналар күререгә мөмкин булачак.

       Сөйкемле хаски токымлы этлэр бер кемне дә битараф калдырмаячак. Сез алар белән дә истәлек өчен фотога төшә алачаклар.

       Дуслар! Яхшы кәеф, күңелле компания, фотоаппаратларыгызны, телефоннарыгызны алып фестивальгә ашыгыгыз.

Очрашу урыны: Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 26 гыйнвар. Бәйрәм сәгать 10.00 башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International