Агымдагы елның 1 мартына кадәр "Социаль эшкуар" конкурсына гаризалар кабул ителә. Катнашу өчен бәйгенең konkurs@nb-fund.ru сайтында теркәлергә һәм шәхси кабинетта заявка булдырырга кирәк. Җиңүче гамәлдәге бизнесын үстерү өчен - 40 млн сум һәм башлап килә торганы өчен 2 млн сум алачак.
"Социаль эшкуар" проектлар конкурсы 2008 елдан бирле "Безнең киләчәк" төбәк социаль программалар фонды тарафыннан үткәрелә.
2018 елда конкурста Татарстан Республикасыннан гомуми 11,5 млн сумга 3 проект җиңү яулады: "Алабуга бөкеләү һәм пластмасса эшләнмәләр предприятиесе" ҖЧҖ ("Күрү буенча инвалидлар өчен эш урыннарын саклау" проекты), "Иртә ярдәм үзәге" ҖЧҖ ("Актив старт" проекты) һәм "Гравитехника" ҖЧҖ ("Технокласс" - балалар өчен робот техникасы һәм уйлап табулар клубы челтәре).
Өстәмә мәгълүмат һәм консультация өчен Социаль өлкә инновацияләре үзәгенә (843) 222-90-60 (өст.211, 212) телефоны аша мөрәҗәгать итәргә яки түбәндәге электрон почтага язарга мөмкин: ciss.rt@mail.ru
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте