Гаилә башлыгы Рашит абый Галиев 1934 нче елның 5 нче февралендә дөньяга аваз сала. Аның гомер юлы сикәлтәләрсез, җиңел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышында килгән авырлыклар, әтисе Шакиров Гали абыйны, якын туганнарын югалту ачысы, кечкенәдән аттай җигелеп эшләүләр, быел 85 яшен тутыручы ил агасының башыннан үткән сынаулар булып тора. Армия хезмәтеннән кайткач ул “Кызыл байрак” артелендә эшли башлый. Соңгы елларда “Маяк” колхозында шофер булып эшләп, лаеклы ялга китә. 1957 елда авылга фельдшер булып эшкә килгән яшь кенә чибәр кыз Фаимә апа белән тормыш корып җибәрәләр. Алар өч бала: бер кыз, ике малайга гомер биргәннәр. Кызганычка каршы, кызлары Алсу 25 яшендә вакытсыз вафат була (урыны оҗмахта булсын). Олы уллары Раил мәктәпне тәмамлагач, Ульяновск шәһәрендә армия сафларында хезмәт итә. Аннары шул ук шәһәрдә Богдан Хмельницкий исемендәге югары хәрби техник училищега укырга керә һәм аны кызыл диплом белән тәмамлый. Раил 25 ел хәрби хезмәттә була һәм отставкага подполковник дәрәҗәсендә китә. Тырыш, зыялы егетне Мәскәү өлкәсенең Балашиха районында хакимият башлыгы урынбасары итеп эшкә алалар. Анда ун ел эшләгәннән соң, төп белгечлеге буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр минитрлыгының Мәскәү өлкәсе ВДПО оешмасында начальник урынбасары вазыйфасын башкара. Гаиләсендә бер кыз, бер малай (Алсу белән Руслан) югары белем алалар, үз тормышлары белән яшиләр. Әти-әниләрен, әби-бабайларын оныклар, оныкчыклар белән сөендереп торалар. Рашит абый гомере буе сугышта хәбәрсез югалган әтисенең каберен эзләп табып, анда барып, зыярат кылу турында хыялланып яши. Улы Раил 2007 нче елның көзендә Көнбатыш Украинага, Тернополь шәһәренә юл тота. Билгесезләр каберлегендә ул иртәдән кичкә кадәр йөри. Эңгер-меңгер вакыт җиткәндә, “Шакиров Гали” дип язылган плитәгә күзе төшә. Раил җиңел сулап куя. Бабасының кабереннән бер уч туфрак алып, чиста кулъяулыгына төреп, кесәсенә сала... Бабасы белән авылдан бергә Ватанны сакларга китеп, кире әйләнеп кайтмаган авылдашларының исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән, Бөек Җиңүнең 65 еллыгына фронтта, сугыш кырында башларын салган авылдашларыбызның исем-фамилияләре язылган мәрмәр плитә ясатып, авыл уртасындагы һәйкәл янына урнаштырган егеткә “Афәрин, Раил!“ – дип әйтәсе генә кала. Рашит абый белән Фаимә апаның икенче уллары Рафаэль мәктәпне тәмамлагач, Казан медицина университетының стоматология бүлегенә укырга керә. Бер ел укыгач, Төньяк диңгездә өч ел моряк булып хезмәт итеп кайтып, укуын дәвам итә. Табиб - стоматолог белгечлеге алып, Түбән Кама шәһәренә эшкә китә. 1992 нче елда Фәния белән кавышып, парлы тормыш сукмагына басалар. Алар ике уллары – Рөстәм белән Ринатны да әтисе һөнәре буенча укыталар. Рөстәм Казан медицина университетында дүрт ел укып чыгып, икенче елын ординатурада дәвам итә, ә Ринат КМУның икенче курсында укый. Рафаэльнең хәләл җефете Фәния Түбән Камада югары категорияле бухгалтер булып эшли. Фәния үзен затлы нәсел гаиләсенә туры килүе белән бик бәхетле саный. Әти-әнисенә шундый тырыш, зыялы уллар үстерүләренә рәхмәт әйтә һәм оныкларын да шундый әдәпле итеп тәрбия кылырга булышуларын сорый. “Әти-әни, мине үз кызыгыз кебек кабул иттегез”, – дип аларга зур рәхмәтен белдерә. Рашит абый балаларыннан, янында таяныр терәге Фаимә апа булганда, тормышыннан бик канәгать. Шулай булмый ни, үз көчләре белән төзгән җылы өе, табын тулы сые бар бит. Хуҗабикә җәй көннәрендә өй тирәли чәчәкләр, яшелчәләр утырта. Ул инде кешенеке өлгергәнче, күрше-күләннәрне, туган-тумачаларны кызыл помидорлар, тәмле кыярлар белән сыйлый. Шуңа күрә аны “Мичурин әби” дип тә йөртәләр. Фаимә апа әле хәзер дә Гиппократ антына тугрылыклы булып, авыл җирлегендә, учреждениеләрдә санитария-гигиена таләпләренә туры килмәгән очракларга күз йомып калмый. Яшьләргә үзенең киңәшләрен бирә, ялгышларын төзәтергә ярдәм итә. Аңа эш урыныннан бирелгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, медальләр – Фаимә апаның тырыш хезмәт нәтиҗәсе булып тора. Тормышның ачысын-төчесен татысалар да, бер-берсенә ихтирам, ярату хисләрен югалтмаган парлар алар. Яшьлекләренең таңында кавышып, 61 ел бергә тату гаилә булып, кулга - кул тотынып яшәү бик сирәкләргә, игелекле изге гамәлләр кылучы кешеләргә генә туры килә торган бәхет бит ул. Алга таба да, пар аккошлар кебек, пар канатлы булып, саулык-сәламәтлек белән тигез, озын гомер бәхетен насыйп итсен иде әле сезгә Аллаһы Тәгалә. Әмин!