ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2013 ел
җомга

Чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе шәһәребезнең үзәк мәйданынд а бу атнаның шимбәсендә, ягъни 16 ноябрьдә уза. 

Ай башында муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов Мамадыш муниципаль районында “Халык контроле” дәүләт мәгълүматый ситемасында эш буенча регламентны раслау турында”гы карарга кул куйды. Аның нигезендә системадан файдаланучылардан кергән мәгълүматларны әзерләү һәм аларны башкару өчен җаваплы затлар да билгеләнде.

Районыбызда умарта тотучылар шактый. Күбесе балын сата. Ләкин сатуга чыгарганда нинди савытларга тутырасын, нинди документлар әзерлисен белмәүчеләр дә бар. Редакциябез үтенече буенча, ветеринария табибы Фәнис Нигъмәтҗанов “Россельхознадзор” идарәсе инспекторы Рәшит Хәйруллинга берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
Мин отпускадан шушы исемдбге язма белән чыгарга тиеш идем. Әмма биш көндә ил башкаласы миңа барлык матурлыгын да күрсәтергә өлгергәндер дип уйламыйм. Ләкин минем тәҗрибәм Мәскәүдә булмаганнарга ярап куяр.


14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Рәхмәтле мамадышлылар Мансур Сафин иҗатына багышлап “Туган ягым тургае мин” исемле кичә әзерләделәр. Ул 14нче ноябрь көндезге сәгать 3тә көнне балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында узачак. 
Сентябрь, октябрь, ноябрьдә сөт җитештерү узган ай белән чагыштырганда 94 проценттан югарырак булганда, ферма мөдирләренә, зоотехникларга һәм ветеринария табибларына республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы акчалата премияләр түли. Сентябрь өчен аларны районыбыздан дүрт кеше алды. Октябрь өчен унбер кешегә документлар әзерләп тапшырылган.
Тәмәке тартучыларны баштарак шүрләткән, тәмәкегә каршы яңа закон 1нче июньдә гамәлгә кергәч тә берәр үзгәреш сиздегезме? 
Бүген авылда ничек яшиләр, балаларын нинди акчаларга аякка бастыралар? Хәзерге заманның мәшәкатьләре муеннан ашкан дөньясында күп балалы гаиләләр нинди проблемалар белән очрашалар? Зур Шыядагы Кочергиннар гаиләсендә кунакта булганда, әнә шул сорауларга җавап табарга тырыштык.

“Кайгырту” үзәгенең ике социаль проекты республика Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы уздырган конкурста җиңүче дип табылды. 
Яшьләр өчен аерым беренчелек оештырылганы юк иде әле. Узган атнада Лаеш шәһәрендә җөмһүриятебезнең 35 районының 19-21 яшьлек егетләре өчен татар милли көрәше буенча ярышлар оештырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International