Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Кануннар заман чирен җиңәрме
2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
Тәмәке тартучыларны баштарак шүрләткән, тәмәкегә каршы яңа закон 1нче июньдә гамәлгә кергәч тә берәр үзгәреш сиздегезме? Мин, мәсәлән, юк. Үзем әлеге яман чирдән котыла алмыйм. Яшерен-батырын түгел, аңа артык исем китмәде.
Төтен эстәүчеләр тәмәке тартырга тыелган урыннарда - базар, тукталыш, парклар, пляжлар, административ биналар яннары төтен эстәүчеләрдән кимемәде. Канун бар бит, дигәнгә аларның күпчелеге: “Шуннан ни булган?” – дип җавап бирәләр. Инде менә тәмәкене билгеләнгән урыннарда гына тартмаган өчен административ җаваплылыкка җәлеп итү турында Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы Кодекска яңа маддәләр өстәлде. Алар 15нче ноябрьдән гамәлгә керделәр. Административ кодекста тәмәке тартуга каршы законны бозган өчен штраф сугу турында маддәләр юк иде әле. Агымдагы елның 21нче октябрендә кабул ителгән 274-ФЗсанлы Федераль закон буенча әлеге “кимчелек” тә бетерелде.
Кайда тартырга ярамый?
Әлеге сорау белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлегенең административ закончалыкның үтәлеше буенча инспекторы Айгөл Шиһаповага мөрәҗәгать иттем.
–2013нче елның 1нче июненнән мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә; медицина, тернәкләнү һәм шифаханә-курорт хезмәтләре күрсәтүгә билгеләнгән территорияләрдә; һава судноларында, барлык төр җәмәгать транспортында, шулай ук тимер юл вокзаллары, автовокзал, аэропорт, диңгез портлары, елга портлары, метрополитен станцияләре территорияләрендә, һәм алардан 15 метрдан якын тирәдә; социаль хезмәтләр бүлмәләрендә;
дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары урнашкан биналарда;
бина эчендә оештырылган эш урыннары һәм эш зоналарында;
күпфатирлы йортларның лифт һәм гомуми кулланыштагы урыннарында;
балалар мәйданчылакларында һәм пляж чигендәге территорияләрдә;
автозаправка станцияләрендә тарту тыела. Ә 2014нче елның 1нче июненнән пассажирларны ташу хезмәтен күрсәткәндә еракка баручы поездларда, еракка йөзүче судноларда; торак хезмәтләре, кунакханә хезмәтләре, вакытлыча урнаштыру һәм (яки) вакытлыча яшәп торуны тәэмин итү белән бәйле хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән биналарда; көнкүреш хезмәтләре, сәүдә, җәмәгать туклану хезмәтләре күрсәтүгә исәпләнгән бүлмәләрдә, базар биналарында, стационар булмаган сәүдә объектларында; шәһәр яны тимер юлында пассажирлар өчен поездга утыру һәм поезддан төшү өчен билгеләнгән платформаларда тартканнар административ җаваплылыкка тартылачаклар, – диде ул.
–Штрафлар турында да берничә сүз әйтсәгез иде.
–Административ хокук бозулар турындагы кодекска өстәлгән 6.23, 6.24, 6.25, 14.3.1, 14.53 маддәләр нигезендә (алар белән гражданнар, эш бирүчеләр һәм реклама белән шөгыльләнүчеләр Интернет челтәре аша таныша алалар) штрафлар күләме 500 сумнан алып 600 мең сумга кадәр каралган.
Тартмаучыларның хокукы якланырмы?
Тәмәке тартырга яратучыларны гражданлык-хокукый тәртиптә акча белән җәзага тарта башлаячаклар. Яңа канун буенча, “гражданнарның сәламәтлеген тәмәке төтененнән һәм тәмәке тарту нәтиҗәләреннән саклау өлкәсендә гражданнар үз тормышына һәм сәламәтлегенә китерелгән зыянны кайтартырга хокуклы”. “Яман чир”дән ерак йөргәннәрне паркта, эштә яки җәмәгать транспортында “тәмәке төтененә батыралар” икән - аларга сәламәтлекләрен торгызу өчен компенсация түләргә туры килмәсме? Хокук саклау органнарына шикаятьләр бирүчеләр табылырмы? Әллә тәртип бозучыларны, киресенчә, шул органнар вәкилләре тотарга, күзләп йөрергә, яисә махсус рейдлар оештырырга тиешме? Әлегә бу сорауларга ачык кала бирә.
Аларда ничек
Без яшәешебезне Көнбатышның алга киткән илләре һә Америка Кушма Штатлары белән чагыштырырга күнеккән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа бюросы мәгълүматлары буенча, тәмәкегә каршы законнар кабул итү алга киткән илләрдә тартучылар санының кимүенә китергән. Бу, үз чиратында, яман шеш һәм йөрәк авыруларының азаюына сәбәп булган. Әмма, аннан үлүчеләр СПИД, малярия һәм туберкулез авыруларыннан вафат булучылар саныннан күбрәк булып кала бирә.
СТАТИСТИКА
Дөньяда ел саен пассив тәмәке тартудан 600 меңнән артык кеше үлә. Пассив тәмәке тарту нәтиҗәсендә үпкә шешү куркынычы 20-30 процентка арта. Пассив тәмәке тарту белән бәйле 47 процент үлем – тартмаучы хатын-кызларга, 27 проценты – балаларга туры килә. Үзләре тәмәке тартмаган, ләкин ирләре тарткан хатын-кызларда үпкә шеше 28 процентка ешрак күзәтелә. Авырга узган хатыннарның алдан тудыру куркынычы арта, карындагы балалар икеләтә ешрак үлә. Пассив тәмәке тарту аркасында ел саен 165 мең бала отит һәм бронхлар астмасыннан үлә.
Коточкыч саннар
Тәмәке тартучы көнгә уртача 16 сигарет куллана. Соңгы биш ел эчендә тәмәке чыгымнары бермә-бер арткан. 2010нче елда тәмәке тартучы елына уртача 9531,5 сум тоткан булса, 201нче елда әлеге сан 11786 сумга җитә! 1992нче елдан 2010нче елга тәмәке тартучы хатын-кызлар саны өч тапкырга арткан. Бүген эре шәһәрләрдә хатын-кызларның өчтән бере никотиннан башка яши алмый. Тартучылар яшәргәннән яшәрә бара. 1993 елда тәмәкене 15 яшьтән тарта башлаучылар булса, бүген бу күрсәткеч инде 11 яшь кенә.
Кемне сүгәргә
Заманында Американы ачып кына калмыйча, кешелек өчен мәңгелек афәт тә китергән атаклы илгизәр Христофор Колумбның да гаебе бар, диләр. Беренче тапкыр европалылар аның “тырышлыгы” белән тәмәке төтенен 1492 елда татып карыйлар. Христофор икенче сәяхәтендә тәмәке орлыкларын Испаниягә алып кайта, ә аннан инде ул бөтен шир шарына таратыла. Ә Россиягә тәмәкене Явыз Иван патшалык иткән чорда ук инглиз сәүдәгәрләре алып килә. Тәмәкегә каршы көрәш шул чорда башланган. Михаил Федорович урамда тәмәке тартканнарга 60 таяк суктырырга фәрман бирә. Ә инде шул ук кеше икенче кат гаеп эшендә тотылса, аның борынын яисә колакларын кискәннәр. 1697нче елда Петр Беренче карары буенча тәмәке сату рөхсәт ителә һәм аны таратуның кагыйдәләре билгеләнә. Руханилар, табиблар тәмәке магнатларына оттыра, сигара һәм тәмәке сатудан миллионлаган табыш алган плантатор, фабрикант һәм сәүдәгәрләр җиңеп чыга. Тәмәке эшләнмәләренең тулы бер сәнәгате оеша.
Николай Михайлов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
декабрь, 2025 ел
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле!
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле! Мамадыш шәһәренең «Яшьлек» скверында «Татарстанда Кыш» проекты кысаларында «Кышкы күңел ачулар» исеме астында күңеллле бәйрәм узды.
15
декабрь, 2025 ел
#Татарстандакыш күптән старт алды һәм, ниһаять, Мамадышка да килеп җитте бугай.
Декабрьнең икенче яртысында ешрак очрашсаң, кочаклашсаң һәм ихлас теләкләр белән уртаклашсаң җылырак булачак.
ЭФИРДА ОПЕКА: Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадышта балык тоту буенча традицион турнир узды.
Ул Фәргат Гаянов исеменә багышланган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз