Мәскәү – провинциал күзлегеннән

2013 елның 15 ноябре, җомга
Мин отпускадан шушы исемдбге язма белән чыгарга тиеш идем. Әмма биш көндә ил башкаласы миңа барлык матурлыгын да күрсәтергә өлгергәндер дип уйламыйм. Ләкин минем тәҗрибәм Мәскәүдә булмаганнарга ярап куяр.


Миңа кече сеңлемне, Яр Чаллының гадәти тормышыннан баш тартмасын, таныш булмаган, ерактагы үзенең иксез-чиксез бөкеләре, мәңгелек мәшәкатьләре һәм бик кунакчыллыгы белән артык макталмаган Мәскәүгә  бармасын өчен, бик озак үгетләргә туры килде. Барысын да эшләргә тырыштым. Аргументларым аның өчен баналь яңгырагандыр: Раушания барыбер Мәскәү кешесенә әверелде. Соңгы отпускасы вакытында ул мине башкалага чакырды. Чәч алучының графигы тотрыксызрак: шуңа күрә туганым Кызыл мәйданны да, ВДНХны да күрсәтергә вәгъдә итте. Ә поездга утырып китә торган Казанга барганда редактор чылтыратты: “Гөлназ, файданы күңелле мизгелләрең белән бәйлә әле, кулыңа каләм белән блокнот ал.”
Гомуми вагонда барырга карар иттем: гади халыкка да якын, билетларның бәясе дә, плацкартныкына караганда, ике мәртәбә арзанрак. Кузгалгач та беренче сәгатьләрне ялгыз гына бардым. Пассажирлар контактка керергә ашыкмадылар. Ул мизгелләрдә минем башыма, язмама һәм Мәскәүдән алган хис-тойгыларыма тәгәрмәчләр өстендә үк чик куела икән, дигән фикер кереп оялады. Бер станциядә вагонга өч ир-ат килеп керделәр. Чувашлар булып чыктылар алар. Кәефләре күтәренке, кулларында сканворд, җилкәләренә зур сумкалар асканнар. Таныш булмаганнар күп сөйләшкәндә, аз эчкәндә, вагонда тавышлы һәм күңелле иде. “Эшче туристлар” сумкаларыннан чираттагы шешәне чыгаргач, алар белән корырга ниятләгән әңгәмәбез “җан тәслим кылды”. Шулай итеп соңгы тукталышка кадәр мин ялгыз бардым.
Сәгать иртәнге 6:11. Мин вокзалда. Бераз шикләндерә дә: Раушания мине каршыларга өлгермәсә, кирәкле вагонны тапмаса. Бер-ике сүз белән танышлырыгыз, туганнарыгыз, яисә дусларыгызның сезне перронда каршы алуның мөһимлеге турында язып үтәм. Вокзал ул – үзенең колаклары, күзләре һәм йөрәге булган аерым организм. Нәкъ менә шунда беренче күңел төшүләр, каршылыклар һәм ялгышларга юлыгырга мөмкин. Дөрес, миңа алар белән очрашырга туры килмәде. Шуңа күрә әлеге организм турында күбрәк белүчеләрнең сүзләрен китерәм:
–Мәскәү – күпчелек зур һәм аз акча эшләү нияте белән килүчеләрне кабул итүче шәһәр. Сезне таларга, алдарга һәм бер тиенсез калдырырга омтылалар икән, моңа гаҗәпләнергә кирәкми. Моның өчен оятсызларча кесәгә дә керәсе түгел. Хәтта вокзал носилька белән йөрүчеләрнең дә инде күптәннән гадел диярлек булган стратегияләре бар. Мисал китерәм: сез алар белән багажыгызны кирәкле урынга 500 сумга илтеп җиткерү турында килешәсез. Менә бер яшь кенә, ачык йөзле кеше сумкаларыгызны билгеле бер юнәлештә алып бара. Шул чагында аның каршына “цех буенча коллегасы” очрый һәм күңелсез тавыш белән хәбәр итә: “Брат, кире кайт, анда ремонт бара, чыгу юлы икенче якта.” Шулай итеп носильщик эш сәгатенең күпмедер өлешен бушка уздырган, артык вакыт өчен түләргә туры киләчәк. Әгәр сез аңа өстәмә рәвештә тагын 500 сумыгызны түләмәсәгез, ул сезне шушы урында калдырып китәчәк, – дип сөйли, безне йортка алып баручы такси водителе.
Ул да үзенең коллегаларын мактарга җыенмады. Бу очракта схема болайрак: сез автомобиль салонына утырасыз да, үзегез эләгергә теләгән урамның исемен атыйсыз. Мисалга, сезнең туганнар Тверь урамында яшиләр, ди. Водитель сезне тиз һәм арзан бәягә алып барып җиткерергә сүз бирә. Юлда барганда хәйләкәр мәскәүленең колагы “начаррак” икән. Ул сезне Тверь урамына түгел, ә Дверь урамына алып бара булып чыкты. Мондый исемдәге урам башкалабызда бөтенләй юк. Такси йөртүче фикеренчә ул ерак урнашмаган, шуңа күрә үзе өчен акчаны күп сорамый. “Ә, Тверь урамы? Гафу итегез, мин анда бармыйм, аңа кадәр ерак та, җитмәсә бу вакытта барлык урамда да диярлек – бөкеләр.” Әмма сез, адашудан һәм тагын да “чукраграк” водительгә эләгүдән куркып, күбрәк түләргә әзер, бары тик ул сезне туганнарыгызга гына илтеп җиткерсен. Соңыннан ачкланганча, Тверь урамы вокзалдан бер генә километр ераклыкта булган икән. Шуңа күрә вокзалда сезне каршы алулары бик мөһим. Чегәннәр, кесә караклары, гипнозчылар, хәер эстәүчеләр, гафу итегез, башка шапшаклыклар утрында тукталып тормыйм. Бу очракта сеңлемнең кайда яшәгәнен белмичә калачакмын. Аллага шөкер, мине каршы алдылар. Менә мин таксида барам, машина хуҗасы шәһәрнең матур урыннары турында сөйли, алар арасында Борис Моисеевның йорты да бар. “Сез аның машинасын күрсәгез,” – дип көлә яңа танышым.
Мәскәүгә мин якшәмбе килеп төштем. Шуңадыр инде автомобильләр агышында “мәскәүлеләрне” тапмадым. Ә юлларда автоһәлакәтләр бик күп. Ахырдан миң,экскурсия урыннарына тизрәк барып эләгү өчен иртәнге сәгать биштә торырга туры килде.
–Әгәр син яшәү урынынына техника белән 20 минутта барып җитәрлек ераклыкта эшлисең икән, иртүк торулар кичектергесез. Бөкеләрдә без сәгатенә 5 килметр тизлек белән генә барабыз. Иң мөһиме – офиска барып җитү. Әгәр ул ябык икән, машинада йокыны туйдырырга мөмкин, – ди баскычтагы күрше.
Менә ни өчен кофе белән сыйлый торган урыннар күп. Мегаполиста яшәүчеләр һәрвакытта да сак булырга тиешләр. Кайчагында сеңлем артыннан өлгерә алмыйм. Бу шәһәрдә бездәгегә караганда тизрәк тә йөриләр кебек тоелды. Гомумән, Мәскәү миңа Казанны хәтерләтте. Аерма шунда гына: йортлар биегрәк һәм хәрәкәт артыграк. Кешеләр машинада барганда өс киемнәрен алыштыралар, марафет табалар, телефоннан сөйләшәләр, ашыйлар.
Мәскәүлеләрнең холкы турында сүз чыккач, үз-үзем белән бәхәсләшәм. Бу турыда сөйләве җиңел түгел. Иң авыры – чын мәскәүлене табу. Мин андыйларның берне дә очратмадым. Әйтүләренчә, алар ялкаурак, килгән күршеләрдән туеп беткәннәр. Әмма алардан башка ничек яшәргә кирәклеген да күз алдына да китерә алмыйлар. Урамда сезне кайдадыр алып барырга тиешле троллейбусның кайсы юнәлешкә баруын, номерын әйтүчене табарга тырышмагыз да. Әгәр очратасыз икән, димәк ул чын мәскәүле булып чыгачак.
Шулай да Мәскәүдә кояш астында урынны табарга мөмкин. Хәер эстәүчеләр һәм тормыш төпкеленә төшкәннәр Мәскәүгә зур хыяллар белән килгәннәрне куркытырга тиеш түгелләр. Шундый версия яши: мондый тормыш – бәхет нәтиҗәсе. Ул акчада чагылыш таба һәм кешене боза башлый. Башкалада “кешенең товар йөзе” дигән төшенчә яши. Күпчелек аны, зур акчалар әйләндерә торгач, һәм артык кәеф алу өчен әрәм-шәрәм итү нәтиҗәсендә югалталар. Бераз басынкырак, аек булмаган таджик, яисә грузин аны аекка караганда кимрәк ала. Милли мәсьәләгә килгәндә, толерантлыкка русларны түгел, ә чит ил гражданнарын чакырырга кирәк. Чөнки алар Россиянең законлы гражданнары белән территорияләр өчен сугышмыйлар, ә шәһәрне үзара бүләләр.    

Гөлназ Кадыйрова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International