Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген авылда ничек яшиләр, балаларын нинди акчаларга аякка бастыралар? Хәзерге заманның мәшәкатьләре муеннан ашкан дөньясында күп балалы гаиләләр нинди проблемалар белән очрашалар? Зур Шыядагы Кочергиннар гаиләсендә кунакта булганда, әнә шул сорауларга җавап табарга тырыштык.


Зур Шыя – зур авыл түгел. Кочергиннар гаиләсендә өч бала – ике малай һәм бер кыз. Авылда эш бөтен кешегә дә җитми. Шуңа күрә гаилә башлыгына район үзәгенә йөреп эшләргә туры килә. Велис Кочергин шәһәр базарына каравылчы булып урнашкан. Бер тәүлек эшләп, ике тәүлек ял итә. Җәмәгате Наталья Леонидовна бүген лаеклы ялда. Өлкән малайлары Алексей авыл мәктәбенең 11нче сыйныфында укый. Аны тәмамлагач медицина буенча югары уку йортына керергә хыяллана. Яраткан фәннәре – химия һәм биология. Белемнәрне тагын да тирәнрәк үзләштерү өчен, Мамадышка – “Сәләтле балалар” муниципаль проекты кысаларындагы лекцияләргә йөри. Кызлары Галина хәзер 9нчы сыйныфта, ә иң кечкенәләре Андрей – 6нчы сыйныф укучысы. Сәламәтлегенә бәйле рәвештә, белемнәрне аңа өендә алырга туры килә.
–Андрей укырга бик ярата. Өйдә уку сәгатьләре генә аңа белемне үзе теләгән күләмдә алырга мөмкинлек бирмәве кызганыч. Безгә күбрәк вакыт бирсәләр яхшы булыр иде, – ди әнисе.
Көнгә аның белән ике сәгать, атнага ике тапкыр шөгыльләнәләр икән. Мәктәп директорыннан сәгатьләрне арттыруларын сораган булганнар. Әмма: “Ярамый,” – дигән җавап ишеткәннәр. Ә бит имтиханнарны гомуми нигездә кабул итәчәкләр. 
Андрей – тумыштан инвалид. Аңа йөрүе бик кыен. Авыр булуга да карамастан, ул үзендә һәрвакыт көч таба, күңеле күтәренке һәм яхшыга гына өметләнә. Фәннәрдән тарихны һәм әдәбиятне ярата. Наталия Леонидовна пенсиягә чыкканчы бала тәрбияләүче булып рәсмиләштерелгән булган. Хәзер картлык буенча пенсия ала. 
–Материал яктан хәл җиңеләйде, – ди ул.
Шәхси хуҗалыклары зур түгел: сыер, тана, тавыклар асрыйлар. Быел ике дуңгыз баласы сатып алганнар. “Киләсе елда алып булмас, бәрәңгебез уңмады. Ашатырга әйберебез калмаячак,” – диләр.
–Миңа еш кына кече улымны дәваланырга йөртергә туры килә. Бөтен хуҗалык өлкәннәре җилкәсенә кала. Үзләре белеп эшлиләр. Сыерны да үзләре савалар, икесе дә өйрәнделәр инде,–ди Наталья Кочергина.
Аларны иң борчыганы–өйләрендә су булмау. Мунчалары да өйләреннән ерагырак. Андрейга анда бару авыргарак туры килә. Кыш көне кардан бару тагын да кыенрак аңа. Өйгә якынрак яңа мунча җиткерергә хыялланалар да, хәзергә материал хәлләре мөмкинлек бирми. 
Өйләренең кухня ягындагы тәрәзәсен дә алыштырырга хыялланалар. Башкаларын былтыр яңарткан булганнар. “Әле ярый көтәчәккә алыштырдылар, болай көчебез җитмәс иде,”–ди Наталья Кочергина. 
Авылда проблемалар аз түгел, күп балалы гаиләләрдә күбрәк тә алар. Мохтаҗларга дәүләтнең дә, иганәчеләрнең дә һәр төрле ярдәме бер вакытта да артык түгел.
Саннар һәм фактлар
Районыбызда өч балалы – 473, дүрт балалы–62, биш һәм алты балалы–11әр, җиде балалы–3, сигез балалы–1 гаилә; 18 яшькә кадәрле 275 инвалид бала бар.

Ильмира Миннекәева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International