Тәүге тапкыр

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
Яшьләр өчен аерым беренчелек оештырылганы юк иде әле. Узган атнада Лаеш шәһәрендә җөмһүриятебезнең 35 районының 19-21 яшьлек егетләре өчен татар милли көрәше буенча ярышлар оештырылды. Бәйгеләрдән безнең Валерий Миннегалиев (100 килограммга кадәрге авырлыкта) – өченче, Булат Юнысов (65 кг) дүртенче урыннар белән кайттылар. Гомумкоманда беренчелегендә безнекеләр алтынчы булдылар.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International