ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

Мәктәп музееның төп бурычы –укыту-тәрбия эшен нәтиҗәле оештыру, укучы шәхесен формалаштыру процессына билгеле бер өлеш кертү. Мәктәп музее – ул мәктәпнең дәвамы, чөнки укучылар музейда тарих, әдәбият, география һәм башка дәресләрдә ишеткәннәре турында фикер йөртүне дәвам итәләр. Мәктәп һәм музей укучыларда патриотизм тәрбияләүдә бербөтен тәрбия үзәге була.



18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Гөлия Башкортостаннан көмеш медаль белән кайтты. Әлеге республиканың Салават шәһәрендә узган билбауларда көрәш буенча дөнья чемпионатында утыз илдән спортчылар катнашты.

Кем ничектер, шәхсән мин үзем һәр атнаның пәнҗешәмбесен зур түземсезлек белән көтеп алам. Бу көнне район мәдәният йортына барганда күңелемне, тамашачы хөкеменә нинди спектакль тәкъдим ителер икән, дигән сорау яулап ала.

 
“Олимп-1997-98” хоккей командасы Татарстан беренчелегендә инде менә дүрт уен җиңелүне белми. Якшәмбе көнне Ринат Ризванов шәкертләре Алабугада җирле хоккейчыларны 5:0 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Ә алдагы көнне 1999нчы елда туганнар үз бозларында Зәй шәһәренең “Яшьлек” командасын кабул итте һәм 13:1 исәбе белән җиңүгә иреште. 

Шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләрендә хезмәт куючылар арасында гаиләләре белән спортны сөючеләр узган шимбәдә “Олимп” спорт комплексына җыелып бәйгеләрдә катнаштылар. Барлыгы ундүрт гаилә дартс, шашка, гаилә эстафетасы һәм өстә теннисы буенча көч сынаштылар. 

“Венгриянең Балатон күле өчен барган сугышларда Башкомандующий Сталинның Рәхмәте белдерелгән булган икән. Кәгазе шәхси эшегездә сакланган,” – диде Мамадыш почтамты начальнигы Фаяз Габдрахманов Бөек Ватан сугышы ветераны Елизавета Вишнякованы 90 яшьлек юбилее белән котлаганда.
18 ноябрьдә Татарстан Республикасында матәм көне игълан ителде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы Указны имзалады.

16
ноябрь, 2013 ел
шимбә

 Келәүш авыл җирлегенә үткәрде чираттагы рейдын район башкарма комитетының административ комиссиясе. Тугыз, Келәүш, Пойкино, Сарбаш авылларында урамнарның чисталыгы тикшереп чыгылды.

“Мастер”  дип аталган балалар техник иҗатының районда беренче күргәзмәсе үтте. Ул 12-нче ноябрьдә  шәһәребезнең өченче санлы мәктәбе базасында оештырылды. 

Ярты тоннага арттырдылар сөт җитештерүне ноябрь аенда “Нократ”  агрофирмасының “Таң” булекчәсендә. Биредә көн саен дүрт тонна продукция сатуга ирешәләр хазер. Бу – ашатуны яхшырту нәтиҗәсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International