Кызыксындыру бар, сөт кирәк

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
Сентябрь, октябрь, ноябрьдә сөт җитештерү узган ай белән чагыштырганда 94 проценттан югарырак булганда, ферма мөдирләренә, зоотехникларга һәм ветеринария табибларына республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы акчалата премияләр түли. Сентябрь өчен аларны районыбыздан дүрт кеше алды. Октябрь өчен унбер кешегә документлар әзерләп тапшырылган. “Трудовик-орлык” агрофирмасыннан Вәзир Фәләхов белән Светлана Миловановага – 8500әр, “Азык-төлек корпорациясе”нән Ринат Кәбиров белән Петр Стаканчиковка – 11900әр, “Тәкәнеш” агрофирмасының “Родина” бүлекчәсеннән Петр Михайлов белән Пантелеймон Степановка – 15300әр, “Нократ” агрофирмасының “Таң” бүлекчәсеннән Владимир Козлов белән Руслан Акчуринга – 18000әр, “АПК “Азык-төлек программасы”ннан Мәсгуть Габдуллин, Римма Әшрәпова һәм Зөлфәт Габдуллинга 20000әр сум акча күчереләчәк. “Тәкәнеш” агрофирмасының “Чулпан” бүлекчәсендә терлекчелек мәсьәләләренә багышлап җитәкчеләр, белгечләр, ферма мөдирләре, терлекчеләр белән үткәрелгән семинарда башкаларның да мондый премияләрне алырга мөмкинлекләре булуы турында әйтелде. Сөт җитештерүне узган айныкыннан арттырырга гына кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ильяс Габрахимов терлекчелектәге октябрь ае йомгаклары буенча доклад белән чыкты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International