“Балалар таланты салават күпере” район фестивале

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
“Балалар таланты салават күпере” район фестиваленең төп бүләген икенче ел рәттән “Әкият” балалар бакчасы коллективы яулады. Конкурс мәктәпкәчә яшьтәге балаларның җыр-моңга, нәфис сүзгә һәм биюгә сәләтләрен барлау йөзеннән оештырыла. Быел әлеге бәйге 400 артык нәни йолдызчыкларны берләштергән.  
Нинди фестиваль соң ул, “Балалар таланты салават күпере”? Әлеге конкурс районыбыз башлыгы Анатолий Иванов инициативасы буенча үткәрелә башлады. Быел аның 5нчесен оештырдылар. Конкурс мәктәпкәчә белем үчрежденияләрендә тәрбияләнүчеләр арасында уза. 
 “Балалар таланты салават күпере” фестивале җыр, хореография һәм нәфис сүз номинацияләре буенча уза. Катнашучылар арасында шуларның барысын берьюлы колачлаучылар да бар. 
Сабыйларның талантларын, мөмкинлекләрен ачуны, үстерүне максат иткән конкурс иң элек зоналарда башланып киткән иде. Жюри вәкилләре хәбәр итүенчә, быелгы бәйге 7 яшькә кадәрге 400 дән артык баланы берләштергән. Конкурсның барлык этапларында 250 гә якын сәхнә номерын бәяләгәннәр. 
“Иң яхшы” дип бәяләнгән 30 чыгышны гала–концертта да күрергә мөмкин иде. 
Быел да хореография юнәлешенә зур игътибар бирелгән иде. Ачык төстәге матур костюмнар, сыгылмалы хәрәкәтләр, бер–берсен кабатламаучы стиль! Һәр чыгышны тамашачы югары бәяли.
Гала–концерт көнендә район мәдәният йортында бер генә буш урын да юк иде. Тамашачының күпчелеге сабыйларның әти–әниләре. Алар мондый конкурсларны бик тә кирәк дип саный. Оештыручыларга, тәрбиячеләргә, музыка җитәкчеләренә зур рәхмәтләрен дә җиткерделәр.
Талантлы балаларны бүләкләү тантанасында катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов быел фестивальнең тагын да югарырак дәрәҗәдә узуын ассызыклады.
Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларга, шулай ук актив катнашучыларга, балаларның музыка җитәкчеләренә мактау кәгазьләре, истәлек бүләкләре тапшырдылар. 
Быел да төп приз- гран–прины “Әкият” балалар бакчасы коллективына тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International