-Иң элек ветераннарга рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Алар өлкән булуларына карамастан барлык очрашуларда да теләп катнашалар. Авылларга да йөрдек. Хәзер очрашулар балалар бакчаларында да уза.
Көллиятнең актлар залында ветераннар өчен тирән эчтәлектәге концерт программасы әзерләнгән иде. Уку йорты мөгаллимнәре һәм шәкертләр кунаклар алдында патриотик рухтагы сәхнә номерлары белән чыгыш ясады.