Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Көллиятне танымаслык
2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Шәһәребездәге 87нче санлы һөнәри көллият 2014-2020нче елларга икътисад, сәнәгать һәм агросәнәгать комплексы өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәкләре оештыру программасын кертелде. Андый уку йортларының саны Татарстанда 25-кә тигез. Хәзерге вакытта учреждения биналарында төзекләндерү эшләре алып барыла. Реконструкция төгәлләнгәч, көллиятебездәге шартлар европадагыча булачак,- ди аның директоры Николай Егоров.
Быелның 15нче гыйнвареннан шәһәрдәге 87нче санлы ҺК-тә капиталь ремонт эшләре башланып китте. 25 ел элек төзелгән биналарны тулысынча диярлек үзгәртеп коралар. Эшләр уку корпусларында, спорт залында, тулай торакта һәм остаханәләрдә алып барыла.
-Узган ел ТР Хөкүмәтенең мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Мамадышның ҺК базасында ресурс үзәге төзү карары кабул ителде. Ул халык хуҗалыгы өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләүне максат итә. Әлеге бурычны тормышка ашыру өчен Хөкүмәт тарафыннан безгә ремонт эшләре алып барырга 100 млн.сумнан артык акча һәм кирәкле җиһазлар, җайланмалар алырга 50 млн.сум тирәсе акча бүлеп бирелде,- ди Николай Егоров.
Көллият директоры урынбасары Геннадий Сорокин белән һәр участокта булып чыктык. “Киләсе уку елын яңартылган корпуста, остаханәләрдә һәм тулай торакта башлап җибәрәчәкбез“,- диде ул. Биниһая күп күләмдәге эшләрне “Инвесттөзү“ хезмәткәрләре башкара. Әлеге оешманың 60лап кешесе шушы объектка җәлеп ителгән. Моннан тыш, студентлар һәм көллият хезмәткәрләре дә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә.
Уку йортының стеналары һәм ишек-тәрәзәләре генә түгел, электр, җылылык, су, канализация линияләре, шулай ук бүлмәләрдәге җиһазлар, кирәкле җайланмалар барысы да яңартылачак. “3Д“ форматындагы уку платформасы, техник иҗат өчен аерым бүлмә- барысы да югары квалификацияле белгечләр әзерләү өчен. Югары технологияле импорт җиһазларга басым ясалганлыктан, педагогларның үзләренә дә өстәмә укырга туры киләчәк.
-Дөресен генә әйткәндә, бу ремонт кына түгел, ә биналарыбызга яңа сулыш өрү. Реконструкциядән соң уку йортының икенче тормышы башланачак, дип тә әйтергә була. 25 ел буе төзекләндерү булмады бит. Эш монда гына да түгел. Шартлар тулысынча яхшыра. Мәсәлән, тулай торакны гына алганда да анда янгын куркынычсызлыгы буенча бик күп кимчелекләр бар иде,- ди Николай Егоров.
Бу уку елында көллияттә 446 кеше урта һөнәри белем ала. Киләчәктә аларның саны тагын да артачак. Студентларның 360-ы тулай торакта яши. Реконструкциядән соң ул 450 кешене сыйдырачак. Зур кунаклар өчен ВИП бүлмәләр дә әзерләнә. 5нче катны инде әзер дияргә дә мөмкин. Элек монда яшәп киткәннәр ремонттан соң килсә, танымаячак та. Тар һәм караңгы коридорларны җимереп, иркен һәм якты итеп эшләгәннәр. Бүлмәләр дә заманча. Иң мөһиме- малайлар һәм кызлар катларында да душлар эшли башлаячак. Кайнар суы да була. Аскы катларда тренажер залы, уку һәм компьютер бүлмәләре, актлар залы эшләргә ниятлиләр.
Барлык эшләр дә август ае урталарына төгәлләнәчәк. бинаны кулланылышка тапшыру тантанасына республика җитәкчелеген дә көтәләр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә.
Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
16
апрель, 2026 ел
17 апрельдә Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин белән туры трансляция узачак.
17 апрельдә 14:00 сәгатьтә «Мамадыш муниципаль районы» бергәлегендә Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин белән туры трансляция узачак.
Ишегалларыбызны чиста, уңайлырак итик – бергәләп өмәгә чыгыйк!
Мамадыш районында йорт яны территорияләрен төзекләндерү эшләре башланды. Безнең уртак максат-һәр ишегалдын карап чыгу, балалар уеннары һәм ял итү өчен куркынычсыз һәм уңайлы итү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз