26 апрельдә Татарстанда Туган тел көне

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
26  апрельдә Татарстанда  Туган   тел   көне  билгеләп үтелә. Бу көндә классик татар шигъриятенә нигез салучы бөек шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килгән. Татарстан җирендә күп гасырлар дәвамында төрле милләт вәкилләре дус һәм тату гомер итәләр. Илебезнең демократик үсеше һәм җәмгыятьтә тотырыклылык булдыру өчен бу аеруча мөһим.

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның һәм республика җитәкчелегенең сәясәте республикада яшәүче 115 милләт вәкилләренең телләренә булышлык күрсәтүгә һәм ихтирам тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Нәкъ менә шул максатны күздә тотып Туган тел көне үткәрелә.
Татарстан махсус миссиясе булган регион. Республикада халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, милли йолаларын саклау һәм үзара баету өчен максатчан эш алып барыла. Яшь буын  туган  телне өйрәнсен, аны тормышта куллансын өчен хакимият һәм граждан институтлары бергәләп эшлиләр. Илебезнең демократик үсеше һәм җәмгыятьтә тотырыклылык булдыру өчен бу аеруча мөһим. Һәр милләт күп гасырлар дәвамында буыннан-буынга тапшырылып килгән, бәяләп бетергесез хәзинә булып саналган милли гореф-гадәтләргә, йолаларга, туган телгә бәйле асылын һәм тарихын саклау хокукына ия.  Татарстан, шул исәптән районыбыз җирендә дә күп гасырлар дәвамында төрле милләт вәкилләре дус һәм тату гомер итәләр.
-Районыбыз территориясендә төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яши, дип горурланып әйтә алам. Һәр халыкның үз берләшмәсе бар. Барыбыз бергә җыелып уртак чаралар оештырабыз. Дуслык булган җирдә генә тынычлык һәм үсеш була ала,- диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Мамадыш бүлеге җитәкчесе Гөлнәзирә Талипова.
Мамадышыбызда традицион дин вәкилләре дә йөзләрчә еллар дәвамында ныклы дуслыкны саклый, үзара аңлашып яшиләр. Ислам һәм православие динендәгеләрнең рухи кыйммәтләрне ныгытуда, әхлаклылык тәрбияләүдә керткән өлешләре югары бәяләнә. Хәйрия кичәләре, концертлар үткәрү, дин әһелләренең иҗтимагый әһәмияткә ия чараларда катнашуы матур традициягә әверелде.
-Мамадышта христиан һәм мөселман халкы үзара аңлашып, дустанә мөнәсәбәттә яши. Имамнар белән әхлакый, дини тәрбия юнәлешендә уртак эш алып барабыз. Даими төстә “Кайгырту“ үзәгендә ял итүче өлкәннәр янында булып әңгәмәләр уздырабыз, район күләм чараларда катнашабыз,- диде Ксения Римляныни храмы протоиерее Димитрий атакай Морозов.
Районның имам мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев та шушы фикердә.
Районыбызда 44 мең кеше яши. Аларның 76,3 проценты – татарлар, 20,1 проценты – руслар, 3,6 проценты башка милләтләр вәкилләре. Ел саен 26нчы апрель көнне үткәрелүче Туган тел бәйрәме барлык милләтләрнең дә рухи кыйммәте булган туган телләренә кадер-хөрмәт тәрбияләүне максат итә. Әлеге чара өчен төбәгебездә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җаваплы.
-Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә Туган тел бәйрәме уздыру матур традицияләребезнең берсе. Ул татарлар өчен генә түгел, ә барлык милләт вәкилләренә багышлана. Гомумән, без бервакытта да халыкларга бүлеп карамыйбыз. Китапханәбезгә китаплар да төрле телләрдә кайта. Аеруча зур күпчелекне әлбәттә татар һәм рус телләрендәге китаплар алып тора. Шулай ук мари, удмурт һәм чит телләрдәге җыентыклар да бар,- диде Лилия Шәрифуллина.
Районыбызда зурлап уздырылучы Сабантуй, Питрау, Нәүрүз, Раштуа бәйрәмнәре барлык милләтләрнең дә яраткан һәм уртак чарасына әверелде. 
Фольклор коллективлары милли йолаларны һәм гореф-гадәтләрне яңартуда зур роль уйнап кына калмыйлар, милли, конфессияара дуслыкны ныгытуга, толерантлыкны үстерүгә этәргеч тә бирәләр. Татарларда Сабантуй узганда мәйдандагы ярышларда бөтен милләт вәкилләре дә актив катнаша. Марилар Семыкларын үткәргәндә башкалар да ут күршеләребезнең көтеп алынган кунаклары. Удмуртларның милли гореф-гадәтләре дә бик кызыклы булулары белән һәркемне үзенә тарта. Ә инде керәшеннәр Җөридә Питрау бәйрәмнәрен үткәргәндә, бөтен район халкы гына түгел, Татарстанның төрле төбәкләреннән, Башкортостаннан, Чиләбе өлкәсеннән дә киләләр. Районыбызда татар, рус, мари, удмурт милләтләре вәкилләренә үз ана телләрендә уку мөмкинлеге тудырылу да милләтара дуслыкны мәктәп яшеннән үк ныгытырга мөмкинлек бирә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International