Түбән Козгынчы авылының мәчетендә Бөек Ватан сугышының 70 еллык юбилеена багышлап, бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм туганнары бу дәһшәтле сугыштан кайтмаган балаларның һәм оныкларының очрашуы узды.

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

 2015 елның  26 нче апрелендә Мамадыш районының Олыяз авылы җирлегенә караган Түбән Козгынчы мәчетендә “Язның яхшылыклар атнасы - яхшы гамәлләр эстафетасы” акциясе нигезендә Бөек Ватан сугышының 70 еллык юбилеена багышлап Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм туганнары бу дәһшәтле сугыштан кайтмаган балаларның һәм оныкларының очрашуы узды. Бу чарага туган илебезнең төрле почмакларында яшәүче авылдашлар җыйналды, шул исәптән Пермь шәһәреннән дә  кайттылар.

  Бу очрашуны оештыруда абыстай Сабиха апаның өлеше зур булды. Бу чарада Олыяз авыл хуҗалыгы җирлеге рәисе Ильдус Якуп улы, район мөхтәсибе Илһам хәзрәт катнаштылар. Килгән кунаклар сугыш турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International