“Кама“ лагеры да танымаслык булып үзгәрә. Чулман елгасы буенда урнашкан балалар-сәламәтләндерү учреждениясендә бүгенге көндә ремонт эшләре үткәрәләр.
Бу җәйдә Соколка авыл җирлеге территориясендә урнашкан “Кама“ балалар-сәламәтләндерү лагерына киләчәк үсмерләр өчен тагын да уңайлырак шартлар тудырыла. Биредә республика программасы нигезендә капиталь ремонт эшләре алып баралар. Төзекләндерү өчен 3 млн.сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Лагерь территориясендә ремонт эшләре узган сезон алдыннан да үткәрелгән иде. Бу юлысы ул тагын да киңрәк масштаб ала. Көз аенда ике торак бинага да янкорма салганнар, канализация системасы төзелгән. Барлык объектлар да металлсайдинг белән тышлана. Юыну һәм бәдрәф бүлмәләре шул яңа төзелгән янкормалар эчендә булачак. Пластик тәрәзәләр, бүлмәара ишекләр урнаштырыла, балалар мунчасы һәм хезмәткәрләр яшәячәк биналарның түбәләрен алыштыралар. Объектлар янгын куркынычсызлыгы сигнализациясе белән дә тәэмин ителә. Ремонт эшләрен “Стройсити“ ҖЧҖ бригадасы башкара. Аларга ярдәмгә районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре дә җәлеп ителгән.