Мамадыш районы буенча электр челтәре оешмасы барлыгы 20 меңнән артык физик затка хезмәт күрсәтә. Элегрәк электр энергиясеннән кулланучыларны бинаның 2нче һәм 3нче катларында кабул итәләр иде. Хәзер бу эшләр беренче каттагы яңа бүлмәдә башкарыла. Быелның җәй азагыннан кулланучылар белән эшләү буенча яңа пункт ачылды.
Районыбызның ике ңурналисты башкалада хөрмәтләделәр. Кичә көннең беренче яртысында Казан Кремлендә коррупциягә каршы юнәлештә республика бәйгеләре җиңүчеләрен һәм номинантларын бүләкләү тантанасы булып узды. Чараны Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров үткәрде.
Татарстан Республикасында 2016 ел нәтиҗәләре буенча “Эколидер” конкурсында В.Д. Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖ абсолют җиңүче булды. Бу хакта бүген ел саен уздырыла торган “Эколидер” һәм “Кеше һәм табигать” республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында билгеле булды.
Башкалабызның Галиәсгар Камал театры сәхнәсендә “Татар моңы - 2016” яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты үтте.
Кукмара районындагы бөтен тирә-якта дан тоткан “Лубян урман-техника көллияте” ачылуга 95 ел тулды. Татарстанда әлеге белем учагы турында ишетмәгән кеше бик сирәктер. 95 ел буена бу уку йорты бигрәк тә авыл балаларына белем биреп кенә калмаган, ә аларны чын мәгънәсендә яшәргә, бернинди вәзгыятьтә дә югалып калмаска өйрәткән.
Америка, Евросоюз илләренең Россиягә карата кулланылган санкцияләре нәтиҗәсендә, үзебездә азык-төлек җитештерү өчен күпме мөминлекләр ачыла, дигән сүз. Төрле җиләк-җимешләрне үзебездә дә җитештереп, саллы гына акча эшләү мөмкинлеге бар, югыйсә. Моның шулай икәнлеген республикада исбатлаучылар бар инде.
“Яңа дулкын“ студент клубы әгъзалары (барлыгы 25 кеше) үз куллары белән кәгазьдән аккошлар ясаганнар, ә беренче курс клубының активлары – булачак бухгалтерлар һәм икътисадчылар – аларны мамадышлыларга саттылар. Кешеләр акциядә актив катнашалар һәм хәйрия суммасын кем күпме тели, шул кадәр түләде.
Шәһәребез урамнарында кар һәм боз фигуралар калка башлады. Совет урымындагы фигуралар быел дөнья могҗизаларына багышланачак.
Пенсияләрне дәүләт финанслашуы программасында катнашучылар игътибарына: Сезгә пенсия тупланмаларына дәүләт финанслашуы алу өчен 2016нчы ел ахырына кадәр хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә 2 мең сумнан да ким булмаган акча күчерү зарур. Взносларның максималь күләме 12 мең сум тәшкил итә.
Бу кешеләр барыннан да бигрәк, кайгырту һәм игътибарга мохтаҗ. Әмма еш кына алар җилкәсенә материаль чаралар таләп итүче авырлыклар төшә. Шөкер, ярдәм итәргә әзер булганнар да аз түгел. Андыйлар белән инвалидлар ункөнлеген йомгаклаган хәйрия марафонында очраштык. Иң мөһиме, анда катнашучылар акчаларын тормыш сынавына дучар ителгәннәрнең сәламәтлекләрен, яшәү рәвешләрен җиңеләйтү өчен кызганмыйлар.