Пенсияләрне дәүләт финанслашуы программасында катнашучылар игътибарына: Сезгә пенсия тупланмаларына дәүләт финанслашуы алу өчен 2016нчы ел ахырына кадәр хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә 2 мең сумнан да ким булмаган акча күчерү зарур. Взносларның максималь күләме 12 мең сум тәшкил итә. Дәүләт әлеге акчаларны икегә тапкырлый һәм аналогик сумма сезнең шәхси пенсия счетына күчерелә. Әлеге Программа чикләнгән характерда, беренче взнос керткәннән соң, ун ел дәвамында хәрәкәттә булуын да искәртәбез. Пенсияләрегезне дәүләт ярдәмендә арттыру мөмкинлегеннән файдаланып калыгыз.
Иминиятләштерү взносларын түләүчеләргә дә сүзебез бар. 2017нче елның 1нче гыйнварыннан мәҗбүри пенсия, социаль, медицина иминиятләштерүе взносларын администрацияләү буенча вәкаләтләр салым органнарына күчү, КБК үзгәрү сәбәпле, 2016нчы елда хасил булган бурычларны һәм агымдагы түләүләрне 2016нчы елның 26нчы декабренә кадәр түләп бетерүегезне сорыйбыз.