Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Эколидер” конкурсында: Экология, әйләнә-тирә мохит турындагы мәсьәләләр беренче урынга чыга
Татарстан Республикасында 2016 ел нәтиҗәләре буенча “Эколидер” конкурсында В.Д. Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖ абсолют җиңүче булды. Бу хакта бүген ел саен уздырыла торган “Эколидер” һәм “Кеше һәм табигать” республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында билгеле булды.
Бу чара “Пирамида” комплексында (Казан) узды.
Бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Тантанада катнашучыларны сәламләп, Илдар Халиков, соңгы өч елда “Эколидер” конкурсының әһәмияте Татарстанда арта бара, бу очраклы түгел, дип билгеләде. Ул 2015 ел Татарстан Президенты тарафыннан Парклар һәм скверлар елы дип, 2016 ел Су саклау зоналары елы дип игълан ителгән иде, дип искә алды.
Ә 2017 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Экология елы дип игълан ителде, гомумән экология һәм әйләнә-тирә мохит турындагы мәсьәләләр беренче урынга чыга, диде Илдар Халиков.
“Эколидер” һәм “Кеше һәм табигать” конкурсларында җиңүчеләргә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, дипломнар һәм кубоклар тапшырдылар. Бу миссияны башкарырга диңгез әһелләре костюмнарында чыгыш ясаган Мамадышның “Непоседа” төркеме балалары булышты.
Тантана кысаларында кунаклар өчен Татарстанның иҗат коллективлары концерт номерлары белән чыгыш ясады