Тырышканда гына җимеш татлы, диючеләр белән килешми мөмкин түгел.

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Америка, Евросоюз илләренең Россиягә карата кулланылган санкцияләре нәтиҗәсендә, үзебездә азык-төлек җитештерү өчен күпме мөминлекләр ачыла, дигән сүз. Төрле җиләк-җимешләрне үзебездә дә җитештереп, саллы гына акча эшләү мөмкинлеге бар, югыйсә. Моның шулай икәнлеген республикада исбатлаучылар бар инде.

Мамадышта Яшел Үзән районының Олы Яке авылындагы “Җиләкле үзән”   крестьян-фермерлык хуҗалыгы вәкилләре булып китте. Алар муниципалитет бинасының утырышлар залында авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар, җиләк-җимеш үстеререргә җыенучылар белән очраштылар. Алар әйтүенчә, “Җиләкле үзәндә“бакча каен җиләге, кара карлыган, кура җиләге, шулай ук җимеш бирә торган агачлар үстерү белән шөгыльләнәләр. Чарада чыгыш ясаган район башлыгы Анатолий Иванов кыю-тәвәккәләр өчен Олы Яке авылындагы плантация белән танышырга, тәҗрибә уртаклашырга баруны оештырырга кирәклеген ассызыклады.

Очрашу вакытында күрсәтелгән видеофильмда КФХ җитәкчесе Илдар Ситдыйков үзенең хуҗалыгы белән таныштырды. Быел уңышны җыю 1 нче июньнән башланган. Һәр гектардан 15-16 тоннага кадәр җиләк җыйганнар, уңышны арттыру перспективасы бар. Илдар Ситдыйков хәбәр иткәнчә, проект Латвия һәм Голландия компанияләре белгечләренең техник күзәтүе астында тормышка ашырыла. Ул уңышлы гамәлгә ашырылсын өчен, ташламалы шартларда үсешкә финанслау җәлеп итәргә, газ буенча лимитлар алырга һәм питомникны инвестицион проектлар һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының программалары исемлегенә кертергә кирәк.

Җиләк-җимеш үстерүчеләргә дәүләт тарафыннан ярдәм дә, авыл хуҗалыгының башка тармакларына караганда өстенлерәк. “Җиләкле үзән“ бу эшкә алынучыларга төрле яктан булышырга, җитештерелгән продукцияләрен урнаштырырга ышандыра. Хәер, җиләк-җимешкә бүген сорау ел әйләнәсендә кимеми. Продукция саклагыч камераларда озак ятар, дип тә куркырга кирәкми, диделәр очрашуга килгән кунаклар. Алар җиләкчелек белән шөгыльләнергә теләгәннәргә киңәшләре белән ярдәм итәргә, үсентеләр белән тәэмин итәргә ышандырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International