Мамадыш районы буенча электр челтәре оешмасы барлыгы 20 меңнән артык физик затка хезмәт күрсәтә. Элегрәк электр энергиясеннән кулланучыларны бинаның 2нче һәм 3нче катларында кабул итәләр иде. Хәзер бу эшләр беренче каттагы яңа бүлмәдә башкарыла. Быелның җәй азагыннан кулланучылар белән эшләү буенча яңа пункт ачылды.
Мамадыш районы буенча электр челтәре оешмасына мөрәҗәгать итүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырылды. Элек клиентлар кәгазь эшләре белән бинаның бер катыннан икенчесенә йөгереп йөргән булса, хәзер аларны бары тик бер бүлмәдә генә кабул итәләр. Быелның җәй азагыннан кулланучылар белән эшләү буенча яңа пункт ачылды. Мамадыш совхозы бистәсе, Подстанция урамы, 1нче йорт адресы буенча килеп, бинаның яныннан әлеге тимер ишектән керү шарт. Элеккеге кебек территориягә керү кирәкми. Бирегә күбесенчә гражданнар торакларына электр линиясе сузу һәм документларны үзгәртү буенча мөрәҗәгать итәләр.
“Челтәр компаниясе” ААҖнең Алабуга филиалы Мамадыш районы буенча электр челтәре оешмасы барлыгы 20 меңнән артык физик затка хезмәт күрсәтә. Шуның 15500-ләбе шәхси йортларда яшәүчеләр.
Элегрәк электр энергиясеннән кулланучыларны бинаның 2нче һәм 3нче катларында кабул итәләр иде. Хәзер бу эшләр беренче каттагы бүлмәдә башкарыла. Моны халык өчен уңайлы булсын өчен эшләгәннәр.
Кулланучылар белән эшләү буенча яңа пунк дүшәмбедән җомгага кадәр иртәнге 8дән кичке бишкә кадәр эшли. Телефоны 3-49-21. Шулай ук тәүлек әйләнәсе контакт үзәге дә эшли: 8-800-2000-878.