Бу кешеләр барыннан да бигрәк, кайгырту һәм игътибарга мохтаҗ. Әмма еш кына алар җилкәсенә материаль чаралар таләп итүче авырлыклар төшә. Шөкер, ярдәм итәргә әзер булганнар да аз түгел. Андыйлар белән инвалидлар ункөнлеген йомгаклаган хәйрия марафонында очраштык. Иң мөһиме, анда катнашучылар акчаларын тормыш сынавына дучар ителгәннәрнең сәламәтлекләрен, яшәү рәвешләрен җиңеләйтү өчен кызганмыйлар.
Халыкара Инвалидлар көне уңаеннан үткәрелгән инвалидлар марафоны быел да райондашларыбызны битараф калдырмады. Аның кысаларында күп кенә игелекле чаралар үткәрелде. Ә нәтиҗәне гадәттәгечә төп сәхнәдә ясадылар. Тамаша барышында берсеннән-берсе эчтәлекле номерлар күрсәтелде, безнең телеканал әзерләгән видеоязмалар да залда утыручыларның берсен дә битараф калдырмагандыр.
Авырлыклар килгәндә без Алланы искә алабыз, аңа ышану тормыштагы авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Бу хакта әлеге кичәне ачып чыгыш ясаган дин әһелләре дә ассызыклады.
Марафонга чакырылган мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның һәркайсының тормышы турында аерым китаплар язарга булыр иде. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов: “Физик яктан мөмкинлекләре чикләнсә дә, алар рухи яктан көчле булулары белән күп кенә сәламәт кешеләргә үрнәк. Безгә алардан күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле“, – диюе белән мең хаклы.
-Инвалидлар проблемасына беребез дә битараф калмасак иде. Аларга мөмкинлегебездән чыгып, һәрдаим ярдәм кулы сузарга, игелек кылырга тырышыйк,- диде Анатолий Иванов.
Чыгышыннан соң район башлыгы ДЦПның авыр формасы белән интегүче Резеда Гайнуллинаның хыялы булган планшет бүләк итте. Кызганычка каршы, кыз бүгенге көндә әнисе белән Йошкар-Ола шәһәрендәге реабилитация үзәгендә дәвалану курслары уза. Шуңа күрә бүләкне аның апасы алды. Сеңлесенә шундый хөрмәт күрсәткәннәре өчен ул да күз яшьләрен тыя алмады. Чарага чакырылган инвалид балаларның әниләре, туганнары гына түгел, хәтта инде яшь чагында сәламәт булып, төрле сәбәпләр аркасында инвалид калган ир-атларның да үзләренә күрсәтелгән шундый җылы хөрмәттән күңелләре йомшарды.
Бүгенге көндә Чиләбе шәһәре хакимиятендә эшләүче, үзе исемендәге “Булат“ хәйрия фонды булдырган, шәһәрнең Әфганстан сугышы инвалидлары фонды рәисе, якташыбыз Булат Әхмәтгаянов – Әфганстанда дүрт тапкыр яраланып, сәламәтлеге какшаган кеше. Шулай булуга карамастан, ул тормыш авырлыклары каршында югалып калмаган. Үзендә ихтыяр көче табып, тырышлыгы, үҗәтлеге белән нинди биеклекләргә күтәрелгән. Үзенең игелеге белән күп кенә райондашларыбызга ярдәм күрсәткән шәхес тә ул. Марафон көнне 1нче сыйныфта белем алучы Анастаия Самойлованың велосипедлы булырга теләгән хыялын тормышка ашырды.
Мөмкинлеләре чикләнсә дә, инвалидлар кайбер сау кешеләргә караганда тормышта активрак та әле. Алар арасында мәдәнияткә, сәнгатькә гашыйк кешеләр шактый. Лилия Хәйретдинованың җыр башкаруына залдагылар арасында кем генә битараф калды икән.
Адел Арсланов белән Данил Клюшкинның кул эшләнмәләре аукционда хуҗаларын таптылар. Адел бөртекләрдән сәгатьле картина иҗат иткән. Ә 14 яшьлек Данилның яңа ел чыршысы да күз явын алырлык, аңа малайның бөтен күңел җылысы салынганлыгы ярылып ята иде.
Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында сишәмбе көнгә 429669 сум акча җыелган иде. Ункөнлек дәвамында әлеге сумманың артачагына шик юк. Узган ел декада кысаларында барлыгы 532 мең сумнан артык акча җыелган. Марафон көнендә район мәдәният йорты сәхнәсенә күтәрелгән инвалидларга 10ар мең сум акча тапшырылды.