Районыбызның ике ңурналисты башкалада хөрмәтләделәр. Кичә көннең беренче яртысында Казан Кремлендә коррупциягә каршы юнәлештә республика бәйгеләре җиңүчеләрен һәм номинантларын бүләкләү тантанасы булып узды. Чараны Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров үткәрде.
Бәйгегә 800дән артык эш һәм 200дән артык журналист материаллары тәкъдим ителгән. Әсгат Сәфәров әйтүенчә, бәйгегә эшләр елдан-ел күбрәк тапшырыла. Җиңүчеләрне һәм номинантларны бүләкләгәндә Әсгать Сәфәров: “Сездән һәм гражданнар җәмгыяте ярдәменнән башка коррупциягә каршы көрәш нәтиҗәле булмый”, - диде. “Иң яхшы радиосюжет” номинациясендә хезмәттәшебез Айгөл Әхмәтшинаның татар телендә әзерләнгән радиотапшыруы иң яхшысы дип табылган.
Ә кичә көннең икенче яртысында “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков “Кеше һәм табигать” һәм “Эколидер” республика бәйгеләре җиңүчеләрен тәбрикләде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклары министрлыгы оештырган бәйгегә бер меңнән артык эш тәкъдим ителгән. Бәйгедә предприятиеләр, муниципалитетлар, белем бирү учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар, журналистлар, фотографлар катнашты. Эшләрнең күп өлеше Татарстанда Сулыкларны саклау елына багышланган иде. Хезмәттәшебез, “ТАТМЕДИА“ АҖ “Нократ“ филиалы директоры урынбасары Минневәрис Мингалиев “Вакытлы басма матбугатта иң яхшы эш“ номинациясендә “Оператив яктырткан өчен“ махсус бүләгенә лаек булды. Хезмәттәшләребезне әлеге җиңүләре белән тәбрикләп, алга таба да зур уңышлар телибез.