ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Яңа елны каршылау – ел буе истә саклана торган бәйрәм. Шуңа күрә аны барыбыз да – балалар да, олылар да көтеп алабыз, аны элек-электән без елкасыз күз алдына да китермибез.


9
декабрь, 2016 ел
җомга

Мамадышның Хәтер аллеясындагы Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәлләр янында Ватан каһарманнары көненә багышланган митинг булып узды.

Афәрин, педагоглар! Шәһәрдәге 3нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе һәм 2нче санлы лицей коллективларының “Шәһәр кадрда – 2016“ кысаларында уздырылган чыгышларын карагач, тамаша залында утыручыларның барысы да аларга югары бәя куйгандыр, дип уйлыйм.

Бүген муниципалитет бинасында хезмәт коллективлары белән үткәрелгән киңәшмәдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова белән шәһәр шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов Мамадышның Совет урамын биш зонага бүлеп һәркайсын билгеләнгән темалар буенча сыннар белән бизәргә тәкъдим иттеләр.

Бүген районыбызның сәламәтлек саклау өлкәсе өчен чын мәгънәсендә бәйрәм көненә әйләнде: Уразбахты авылында блок-модульле заманча ФАП, Яңа Комазанда табиблык амбулаториясе, район үзәк хастаханәсе территориясендә салынган морг бинасын ачу тантаналары булды.

Бүген дөнья җәмәгатьчелеге коррупциягә каршы көрәш көнен билгеләп үтә. Кем генә законнарның бар кеше өчен дә бертигез булуын теләми икән? Һәркем, нинди социаль хәлдә булуына һәм кесәсенең калынлыгына карамастан, канун каршында бертигез. Әмма күңелле картинаны коррупция дигән күренеш боза. Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов белән әңгәмәбез дә бүгенге көннең зур проблемасы булган коррупциягә каршы көрәш турында.

Агымдагы елның 12нче декабрендә РФ прокуратурасы органнарында гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.

Мамадышлылар чаңгыга басты. Стадион-ипподром базасында шәһәр мәктәпләрендә белем алучылар өчен “Масс-старт“ дип исемләнгән ярыш үткәрделәр. Кызлар да, малайлар да 3 чакрым озынлыктагы дистанцияне узды.

 

Бүген муниципалитет бинасында хезмәт коллективлары белән үткәрелгән киңәшмәдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова белән шәһәр шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов Мамадышның Совет урамын биш зонага бүлеп һәркайсын билгеләнгән темалар буенча сыннар белән бизәргә тәкъдим иттеләр.

Мамадышның Хәтер аллеясындагы Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәлләр янында Ватан каһарманнары көненә багышланган митинг булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International