“Яңа дулкын“ студент клубы әгъзалары (барлыгы 25 кеше) үз куллары белән кәгазьдән аккошлар ясаганнар, ә беренче курс клубының активлары – булачак бухгалтерлар һәм икътисадчылар – аларны мамадышлыларга саттылар. Кешеләр акциядә актив катнашалар һәм хәйрия суммасын кем күпме тели, шул кадәр түләде. Беренче булып үз өлешләрен “ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыяте филиалы һәм РФ Пенсия фондының ТРның Мамадыш районы буенча идарәсе хезмәткәрләре кертте. “Җыелган суммага студент-инвалидлар өчен (алар барысы 10 кеше, тагын 22 кеше коррекцияләү төркемендә) көллияттә уенлы программа, конкурсларны үз эченә алган чәй табыны әзерлибез. Безнең 30 аккошыбыз аларны сатып алган мамадышлыларга бәхет һәм уңыш китерсен,“ – диде клуб җитәкчесе Венера Мирзаянова.