ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан  операцион эшчәнлекләрен туктаткан банк клиентлары – эшкуарлар сораулары буенча кайнар линия ачылды.

26нчы декабрендә Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә 8нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк кышкы каникуллар башланды.

Һава температурасы бер түбән төшеп, бер югары күтәрелеп торган чорда салкын тидерү очраклары ешая. Быелгы сезон да искәрмә түгел. Район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидимиологы Айрат Галиев әйтүенчә, респиратор вируслар йоктырып медицина учрежденияләренә мөрәҗәгать итүчеләр саны арта бара икән. Әмма Грипп белән авыручылар әлегә рәсми рәвештә искәртелмәгән. 

Яңа ел бәйрәме алды көннәрендә Мамадыш районы һәр сыердан сөт савып алы буенча республикада дүртенче урынга күтәрелде.

Россия Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе буенча 2017 елның 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар көннәрендә Яңа ел каникуллары булачак, 7 гыйнварда Раштуа.

Райондашларыбызның хәтерләрендә калучы вакыйгалар нинди икән?

 Популяр җырчы киләсе елдан төбәгебездә музыка дәресләре алып барырга ниятли. Үзе ассызыклавынча, беренче адымнар инде ясалган.

“ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыяте үзенең 2016нчы елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Медиахолдинг директоры Андрей Кузьмин сүзләренә караганда: “Алдагы 2017нче елны “ТАТМЕДИА“ АҖ “сакчыл оптимизм тоемлавы“ белән каршы ала“. 

Бүген Яңа ел бәйрәмен төрле пиротех- ник эшләнмәләрдән башка күз алдына китерүе дә кыен. Ләкин аларның янгын чыгарырга “сәләтле“ икәнлеген исебездән чыгармаска иде. Бенгаль утлары, шартлаткычлар куркыныч кебек тоелмаса да, алар да үзләре белән сак булуны таләп итәләр. Шуңа күрә бәйрәмнәр матур, бәла-казаларсыз узсын өчен алдан ук саклык чаралары күрергә кирәк. 


27
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Югары Сон авылының борынгы һәм яңа тарихы турында китаплар дөнья күрде. Аларның авторлары – Рәмзил Гыйлемханов белән Нурулла Гариф.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International