Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан операцион эшчәнлекләрен туктаткан банк клиентлары – эшкуарлар сораулары буенча кайнар линия ачылды.
Эшкуарлар телефон номеры буенча мөрәҗәгать итә алалар: (843) 524-90-90.
Салым, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләргә кагылышгы сораулар буенча мәгълүмат алу өчен түбәндәге телефон номеры буенча шалтырата аласыз: (843) 235-11-30 – Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең кайнар линиясе телефоны.
Иминият кертемнәрен түләү сораулары буенча: (843) 221-51-05 – РФ Социаль иминият фондының ТР буенча Төбәк бүлеге-Дәүләт учреждениесенең кайнар линиясе телефоны
(843) 279-27-27 – Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлеге. Кайнар линия көн саен 8.00 сәгатьтән 20.00гә кадәр эшли.
(843) 291-77-33 - ТР Мәҗбүри иминият фондының территориаль фонды кайнар линиясе телефоны.