“ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыяте үзенең 2016нчы елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Медиахолдинг директоры Андрей Кузьмин сүзләренә караганда: “Алдагы 2017нче елны “ТАТМЕДИА“ АҖ “сакчыл оптимизм тоемлавы“ белән каршы ала“. Агымдагы ел үзгәртеп коруларга бай булды: муниципаль районнарда филиалларны реорганизацияләү һәм формат үзгәртү бара, “Татарстан 24“ телеканалы үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Әлеге реформалар холдингны дөрес юнәлешкә илтә, ул киләчәккә ышаныч белән карый, чөнки коллективларны үз эшләрен яхшы белүче һәм башкаларны үз артларыннан ияртүче фидакарь һөнәр осталары җитәкли. Мамадыш журналистларының эшчәнлегенә аеруча югары бәя бирде. “Нократ“ (“Вятка“) мәгълүмат-матбугат“ филиалы җитәкчесе Светлана Ханова телеканалны алга этәргән, сайтны үстергән, филиалның финанс эшләрен грамоталы алып барган өчен “2016нчы ел лидеры“ дипломы белән бүләкләнде.