Россия Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе буенча 2017 елның 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар көннәрендә Яңа ел каникуллары булачак, 7 гыйнварда Раштуа.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмаларның күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, Яңа ел бәйрәмендә булачак яллар турында хәбәр итә.
Россия Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 2017 елның 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар көннәрендә Яңа ел каникуллары булачак. 7 гыйнвар - Раштуа бәйрәме.
2017 нче елда 1, 7 һәм 8 гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килә. Россия Хезмәт кодексындагы 112 нче маддәнең 2 нче өлеше нигезендә эшләми торган бәйрәм көннәре ял көненә туры килгән очракта бәйрәм көне башка көнгә күчерелә. Россия Хөкүмәте карары белән ике ял көне күчерелә - 1 гыйнвар (якшәмбе) ялы 24 февральгә (җомга), 7 гыйнвар (шимбә) 8 майга (дүшәмбе).
(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”)