Мамадыш иң зур үсешкә иреште

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

Яңа ел бәйрәме алды көннәрендә Мамадыш районы һәр сыердан сөт савып алы буенча республикада дүртенче урынга күтәрелде.

Бездән алда Әтнә, Саба һәм Кукмара районнары гына. Балтачлыларны да узып киттек. Бездә хәзер көн саен һәр сыердан уртача 17,2 килограмм сөт савып алына. Ә сыр-май комбинатларына хуҗалыкларыбыз 1407 центнер продукция тапшыралар. Бу – былтыргыдан күбрәк. Ай башыннан сөт сату 152 центнерга арткан, республикада без иң зур үсешкә ирешкән район.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

http://mamadysh-rt.ru/obshchestvo/item/19605-mamadysh-i-zur-seshk-ireshte

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International