26нчы декабрендә Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә 8нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк кышкы каникуллар башланды.
Укучылар өчен мәктәп яны лагерьлары, олимпиадаларга әзерләнү буенча җыеннар булдырылачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү түгәрәкләренә йөриләр.
Балалар өчен күп кенә чаралар каралган. Парк һүм скверларда шәһәрчекләр төзелгән, шугалаклар ясалган. Яшьлек скверында көн сает кышкы уеннар уздырыла.