Сорашу

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

Райондашларыбызның хәтерләрендә калучы вакыйгалар нинди икән? НӘҖИП ИСМӘГЫЙЛОВ (Нәккаш), нәкышчы, Усали–Казан: –2016нчы ел миңа үз гомеремдә бөтенләй көтмәгән шатлык бүләк итте. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булдым. Декабрь аенда Мамадыш мәдәният йортының фойесында якташларыма да иҗатым белән танышу мөмкинлеге тудырылды – шәхси күргәзмәм эшләде.

АННА АБРАМОВА, Албай авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре: –Россия күләмендә елның зур вакыйгасы–Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булды. Элек районыбызга җитәкчелек иткән Фатыйх Сибагатуллинны өченче срокка депутат иттек. Очратсам: “Безне дә онытмагыз, Фатыйх Сәүбәнович“,–дип әйтермен әле. ИЛЬМИРА ӘХТӘМҖАНОВА, Түбән Ушма мәктәбенең математика укытучысы:

–Татарстан һәм бөтен татар халкы өчен 2016нчы елның гомер буена истә калачак вакыйгасы – 200 һәм 2000 сумлыкларга Казанның истәлекле урыннарын кертү өчен конкурста катнашу булгандыр. Без дә, бөтен укытучылар коллективы, укучыларыбыз белән тырыштык, читтә яшәүче туганнарыбызны да тарттык. Җиңеп чыга алмасак та, сагынып сөйләргә калды, яңа акчаларны кулга алган саен, искә төшерербез.

МАҺИНУР КӘРИМОВА, Урта Тәкәнеш авылы: –Безнең гаилә өчен быелның иң истәлекле, истә калырлык вакыйгасы–авыл Сабан туе булды. Бәйрәмгә Мамадыштан, Алабугадан, Казаннан берьюлы унсигез туганыбыз кайтты. Авыл Сабан туе беткәч тә, янәшә- бездәге тыкрыкта шашлыклар пешереп, гармун белән җырлап-биеп, төнге уникенчеләргә кадәр утырдык. Кабат якынрак торучы туганнарыбыз китеп барды, еракта яшәүчеләре кунып калды.

Мәгълүматларны МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ туплады һәм сораштыруны үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International