ЯҢА ЕЛНЫ – БӘЛА-КАЗАЛАРСЫЗ

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

Бүген Яңа ел бәйрәмен төрле пиротех- ник эшләнмәләрдән башка күз алдына китерүе дә кыен. Ләкин аларның янгын чыгарырга “сәләтле“ икәнлеген исебездән чыгармаска иде. Бенгаль утлары, шартлаткычлар куркыныч кебек тоелмаса да, алар да үзләре белән сак булуны таләп итәләр. Шуңа күрә бәйрәмнәр матур, бәла-казаларсыз узсын өчен алдан ук саклык чаралары күрергә кирәк. Мәсәлән, 1-3нче класслы куркынычлы пиротехник әйберләрне сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы объектлары чикләреннән ярты километр якын урында куллану тыела. Торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы, кешеләр күп була торган урыннар һәм автомобиль юлларыннан 50 метрдан ерактарак кына пиротехниканы кулланырга рөхсәт ителә. Гирляндаларның да төзек булуы шарт. Кыскасы, әгәр Яңа 2017нче елны кемнеңдер саксызлыгы аркасында янгын сүндереп каршылыйсыгыз килмәсә, “Сакланганны Ходай саклар,“ – дигән гыйбарәне бу көннәрдә исебездән чыгармыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International