ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Россиянең иң яхшы 100 товары“ Программасын оештуры советы тарафыннан 2016нчы ел конкурсына йомгак ясалды. Аның нәтиҗәләрендә безнең район территориясендә җитештерелгән продукцияләр дә бар. 


20
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама алды территориаль идәрәсе баш белгечләре Илдар Усманов, Елена Фомина, район прокуроры Радмир Надыршин муниципалитет бинасында районыбыз эшмәкәрләре, предприятиеләр җитәкчеләре, фермерлар белән киңәшмә үткәрделәр.

Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә тирә-мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген һәм иртәгә районыбызда алмашынучан болытлы хава торышы көтелә. 

Совет урамын биш зонага бүлеп һәркайсын билгеләнгән темалар буенча сыннар белән бизәргә тәкъдим иттеләр. Беренче зона – район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйдан.

Казанда, авыл хуҗалыгы министрлыгы урнашкан бинада тантаналы чара узды. Биредә “ТР авыл хуҗалыгы сәнәгате өлкәсенең иң яхшы белгече“ конкурсына нәтиҗә ясадылар. Үз һөнәрләренең осталарын вице-премьер, республиканың аграр министры Марат Әхмәтов һәм аның урынбасарлары хөрмәтләде. “Иң яхшы инженер“ номинациясендә мактау грамотасы һәм грантка район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Нәгыйм Нәҗип улы Нәкыйпов лаек.

“Туым җондыз“ы – “Рождественская звезда“ фестиваль-конкурсының республика туры Алабуга шәһәрендә үтте. Анда безнең район балалары уңышлы чыгыш ясадылар. Дүсмәт авылының “Тәңкәләр“ балалар фольклор ансамбле, Колышчыдан 2нче сыйныф укучысы Ангелина СОЛГАНОВА 1нче дәрәҗә лауреат исемен алсалар, Никифорово мәктәбе укучысы Виктория ТАЗОВА өченче урынны яулады. 

Мәктәптә укучы кайсы гына бала каникулны көтми икән? Алар өчен кышкы каникуллар 26нчы декабрьдә үк башлана.


19
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 нчы елның 19 нчы декабрендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә  авыл советы сәркәтипләре арасында “Гражданлык актларын иң яхшы теркәүче 2016  ” конкурсы узды.

Муниципаль хезмәткәрләрнең республика Спартакиадасына нокта куелды. Мамадыш муниципаллары икенче төркемгә кергән районнар арасында гомумкоманда беренчелегендә өченче урынны яуладылар.

Үткән ялларда хоккейчыларыбыз Татарстан беренчелеге кысаларында чираттагы очрашуларын уздырдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International