Шәһәребез дә алдагы Әтәч елын яңа бизәкләр, төрле бәйрәм чаралары белән каршыларга җыена. Инде моңа әзерлек эшләре башланды. Иң беренче булып барлык теләүчеләрне дә 26нчы декабрьдә кичке сәгать 6да Чыршыны ачу тантанасы көтеп кала.
Үзәк чыршы янында оешма-предприятиеләр, бюджет учреждениеләре бәйрәм чараларын Яңа ел ялларында дүрт көндә уздырачаклар. Шуңа күрә хезмәт коллективлары дүрт командага бүленделәр. Монда аларның урнашкан урыннары һәм хезмәт куючыларының саны да искә алынды. Сишәмбе көнне җирәбә уздырылды.
Узган атнада Тәкәнеш зонасы авыл җирлекләре тарафыннан оештырылган ярминкәдә Яңа ел чалымнары чагылды. Үзәккә үтәрлек салкынлык та мамадышлыларны куркытмады бу көнне.
Бу атнаның шимбәсендә – 17нче декабрь көнне мамадышлыларны чираттагы ярминкә көтә. Аны Тәкәнеш икътисадый зонасы үткәрәчәк. Яңа ел бәйрәмнәре алды ярминкәсе булганлыктан, ассортиментның бай булуы көтелә.Биредә азык-төлек кенә түгел, сатуга Кама урман хуҗалыгының чыршылары да чыгарылачак.
«Президент чыршысына без республиканың иң яхшы балаларын чакырабыз. Алар талантлы, сәләтле балалар, олимпиадаларда җиңүчеләр. Һәм, билгеле, бу бәйрәмгә авыр хәлдә калган гаиләләрнең балалары да чакырыла. Без быел концерт һәм күңел ачу программасы гына түгел, ә режиссерлык итеп, спорт комплексында күп бала булсын өчен барын да эшләдек», – дип аңлатты Владимир Леонов.
Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар заезды оештырылды.
16нчы декабрьдә Казанда, Германия-Россия яңа технологияләр институтында "Талантлар ачу": "Кешеләр. Идеяләр. Карарлар. - иң югары потенциал белән!" III форумы узачак.
Бүген авылларда мал асраучылар, сыер тотучыларның кимүенә ияләндек бугай инде. Моны без гадәти хәл, дип кабул итәбез. Ә инде күпләп мал асраучыларга һаман да ияләшеп бетә алмыйбыз.
|
Бу атнаныц шимбэсендэ - 17нче декабрь кенне Мамадыш халкын Тәкәнәш икътисадый зонасы ярминкэ белэн сеендерэчэк. |
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина укучыларга бүлекнең эшчәнлеге турында сөйләде, актлар күрсәтте.