Хоккей уенннары нәтиҗәләре

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

Хоккей. Үткән ялларда хоккейчыларыбыз Татарстан беренчелеге кысаларында чираттагы очрашуларын уздырдылар. Якшәмбе көнне “Олимп-2007“үз бозында Байлар Сабасы командасын кабул итте. Кызганычка каршы, очрашуның беренче периодында көндәшләрен 3:1 исәбе белән отып барган уенчыларыбыз өстенлеләрен уен тәмамланганчы саклый алмадылар. Нәтиҗәдә, сабалылар 4:3 исәбе белән оттылар. 2005нче елда туган хоккейчыларыбыз башкалабыз Казанның “Зилант“ын кабул иттеләр һәм 5:3 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Кызларыбыз командасы “Олимп“ Боз сараенда беренчелекнең турнир таблицасында лидерлык итүче Кама Аланының “Искра“ уенчыларына каршы уйнады. Кызганычка каршы, безнекеләр көндәшләр керткән алты алкага бер белән дә җавап бирә алмадылар. Ә “Олимп-2003“ Баулыдан мәйдан хуҗаларын 10:2 исәбе белән отып кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International