Бүген “Мамадыш совхозы“ бистәсендәге күпфункцияле үзәк базасында районкүләм Чыршы бәйрәме булып узды. Аны инвалид балалар, тәрбиягә алынган сабыйлар һәм опекун гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, коррекцияләү торак-мәктәбе укучылары өчен үткәрделәр. Яңа ел кичәсе район хакимияте ярдәме белән әзерләгән.
30 декабрьдә Үзәк мәйданда (үзәк чыршы янында) Яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелә. Башлана 7.00 сәгатьтә.
Сәүдә ноктасын куерга теләүчеләр иртән Совет урамына килә алалар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобильләр ачкычлары тапшырды. Алар арасында Мамадыш районының Олыяз, Кләүеш, Омар авыл җирлекләре башлыклары.
Мамадыш ГХАТ бүлегендә ноябрь- декабрь айларында график буенча “Тормыш дәресләре “циклыннан “Гаилә нигезләре”дәресләре уздырылды.
Республикабызда ел саен “Идел буе халыклары“ дип исемләнгән фольклор конкурс уза.
Хезмәт күрсәтү өлкәсенең махсуслаштырылган компетентлык үзәгендә "Татар ашлары" юнәлеше буенча World Skills челтәр чемпионатында Мамадыш студентлары да катнашты.
Яңа елга территория һәм биналарны иң яхшы бизәү буенча сәнәгать предприятиеләре, шәхси предприятиеләр, авыл җирлекләре арасында район конкурсы игълан ителде.
Россиядә пенсионерларга 2017 елның гыйнварында вәгъдә ителгән 5 мең сум күләмендә бер тапкыр өстәмә түләү 28 гыйнвардан да соңга калмыйча тапшырылачак, дип хәбәр итә Interfax.ru агентлыгы Россия Пенсия фондына сылтама белән.
Тиздән Яңа ел каникуллары җитә. Кемдер туганнары янына барырга, икенче берәүләр аларны гаиләсендә уздырырга җыена.
Бүген Мамадыш төбәгенең иң алдынгы һәм иң сәләтле укучылары өчен традицион чыршы бәйрәме узды. Лидерларны Анатолий Иванов шәхсән хөрмәтли. Бәйрәмне елдагыча район мәдәният йорты бинасында оештырдылар.