Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә тирә-мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген һәм иртәгә районыбызда алмашынучан болытлы хава торышы көтелә. Төнге сәгатьләрдә һәм иртәгә бераз кар яварга мөмкин. Атмосфера басымы терекөмеш баганасының 767 мм-ын тәшкил итә. Һаваның чагыштырмача дымлылыгы 77%. Җил төньяктан. Секундына 4-5 метр тизлектә.
Температура хәзерге вакытта -28 градусны күрсәтә. Синоптиклар кичкә тагын да суытачак, дип фаразлыйлар. Урыны белән 37 градуска кадәр салкын булырга мөмкин.