Россиянең иң яхшы 100 товары“ Программасын оештуры советы тарафыннан 2016нчы ел конкурсына йомгак ясалды. Аның нәтиҗәләрендә безнең район территориясендә җитештерелгән продукцияләр дә бар. Иң югары бүләккә ия булучылар арасына Татарстаннан ике оешма эләккән. Шуларның берсе – “ИП Мотыйгуллин Р.М.“ предприятиесендә җитештерелгән “Московская“ колбасасы. Ул “Сыйфат тәме“ призына лаек булды. Әлеге ашамлык һәм “УК “Просто молоко“ ҖЧҖнең “Мамадыш сыр-май комбинаты“ филиалының “Тильзитэр-НТ“ сыры “Азык-төлек товарлары“ номинациясендә югары бәя алдылар.