Мәктәптә укучы кайсы гына бала каникулны көтми икән? Алар өчен кышкы каникуллар 26нчы декабрьдә үк башлана. Кая барыйк микән, дип аптырарлык түгел. Әти-әниләр дә бу вакытта ул-кызларын компъютер, планшетлардан аерып, мәктәпләр тарафыннан уздырыла торган чараларга катнаштырсыннар иде. Шәһәр һәм Красная Горкадагы белем бирү учреждениеләрендә 26нчы декабрьдән 2нче гыйнваргача мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Балалар өчен төрле конкурсларда катнашу мөмкинлеге тудырыла. Шәһәрнең төбәкне өйрәнү музее 8нче гыйнварга чаклы кызыклы экскурсияләр оештырырга әзер. Үзәк китапханәләр системасы да каникулларда кул кушырып утырырга җыенмый: төрле викториналар, күңел ачу программалары, иҗади кичәләр уздырачак. Балалар сәнгать мәктәбе ишекләре дә теләгәннәр өчен ачык булачак. Кышкы каникуллар вакытында кинозалда укучылар мультфильмнар, балалар өчен төшерелгән кинофильмнар карый алачаклар. Моннан тыш Раштуа бәйрәме белән бәйле тамашаларга да бүгеннән үк әзерлек эшләре башланган. Район мәгариф бүлеге белән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге төрле спорт чаралары оештырырга җыеналар. Бәйге-ярышлар районыбыз белән генә чикләнмәячәк: командаларыбыз, спортчыларыбыз республика күләмендә уздырылачак төрле турнирларда катнашачаклар.
Николай Михайлов