ГХАТ бүлегендә  авыл советы сәркәтипләре арасында конкурс узды

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

2016 нчы елның 19 нчы декабрендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә  авыл советы сәркәтипләре арасында “Гражданлык актларын иң яхшы теркәүче 2016  ” конкурсы узды. Конкурс ике турда уздырылды.  1нче турда 25   авыл советы сәркәтибе катнашты.  Анда анкета тутыру, портфолио ясау, үз эшләре турында  отзывлар җыю булды. 2 нче турга 9 сәркәтип чыкты.

 Конкурсның максаты: гаилә институтын саклауга өлеш кертү , осталык күтәрү, халык гореф- гадәтләрен  искә төшерү.

 Конурс барышында кыз белән егетнең танышуыннан башлап , гаилә бәйрәмнәре, балага исем эзләү, исем кушу ,килен төшерү кебек матур йолаларны күрсәттеләр. Һәрбер сәркәтип ниндидер номинаөиядә җиңүче булды.
    Бәйрәм конөерт номерлары белән үрелеп барды.Бәйрәмдә Мамадыш районы Башлыгы Анатолий Иванов район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фаттахов катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International