Муниципаль хезмәткәрләрнең республика Спартакиадасына нокта куелды. Мамадыш муниципаллары икенче төркемгә кергән районнар арасында гомумкоманда беренчелегендә өченче урынны яуладылар.
Узган атнада безнекеләр Спартакиада кысаларында башкалабыз Казанда спортның өстәл теннисы, йөзү, шахмат һәм җиңел атлетика төрләреннән бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясадылар. Өстәл теннисында районыбыз данын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Габдрахманов һәм район финанс-бюджет палатасы хезмәткәре Айнур Галиев якладылар. Нәтиҗәдә алар пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр. Йөзү буенча район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин, район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Вадим Никитин, финанс-бюджет палатасы хезмәткәре Гөлфия Хуҗаҗанова һәм җир һәм милек мөнәсәбәтләре бүлеге хезмәткәре Илшат Гарифуллин эстафетада финиш сызыгында икенче вакыт күрсәттеләр. Шахмат бәйгесендә катнашкан Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Рустам Хәмизуллин белән опека бүлеге хезмәткәре Айгун Велиева гомумкоманда беренчелегендә җиңү яуладылар. Йөгерешчеләребезнең уңышы да сөендерә. Район мәдәният бүлеге начальнигы урынбасары Зөлфия Никифорова, район башкарма комитетының җәмгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча сектор мөдире Ландыш Шәйхетдинова, икътисад бүлегеннән Алмаз Гарифуллин һәм Мамадышның “Гостехнадзор“ бүлеге начальнигы Илнур Сафин составындагы командабыз 4х100 эстафетада иң яхшы вакыт күрсәтеп, беренче булды.