2013 елның 25 нче нояберендә Мамадыш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә язылышкан Исмагиловлар гаиләсе аерым игътибарга лаек. Кияү Илнур әлегә кадәр 25 ноябрьдә туган көнен генә билгеләп үтсә, бу елдан гаиләсе туган көнен дә билгеләп үтәчәк.
Спорт хәбәрләре
Гомере буе үзе сайлаган һөнәргә тугры булып хезмәт куйган, үз эшләре турында башкаларга тыйнак кына сөйләүче кешеләр дә, юклы-барлы хезмәт җимеше белән дә, бер алдыңа, бер артыңа төшеп мактанып йөрүчеләр дә, үзләрен мактатырга теләүчеләр дә була. Мин аны курыкмыйча беренчеләр рәтенә кертә алам.
Якшәмбе көнне Түбән Ушмадагы спорт комплексында Ринат Муллаәхмәтов истәлегенә ирекле көрәш буенча ачык район беренчелеге узды. Анда Мамадыш районы иреклеләреннән тыш, Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Балык Бистәсе, Менделеев шәһәрләреннән килгән 1999-2000, 2001 һәм 2003нче елларда туган яшүмер кызлар һәм малайлар катнашты.
Наркотиклар белән бәйле булган хилафилыклар өчен җинаять җаваплыгы каралырга мөмкин. Шундый тәкъдим белән Дәүләт Думасының ике депутаты чыккан иде. Алар фикеренчә, ел дәвамында наркотикларны саклаган, сатып алган, яисә файдаланган өчен икенче мәртәбә эләккәннәрне өч елдан алып биш елгача төрмәгә ябарга кирәк.