Бәяләр арту гына туктатырмы

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Яңа елдан россиялеләрне алкогольгә бәяләр арту көтә. Бу турыда сишәмбе көнне Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта хәбәр итте. Ярты литрлы шешәгә акциз 20 сумга күтәреләчәк. Моңа коммуналь хезмәтләргә, чималга чыгымнарның артуын өстәсәң, “бер ярты”ның минималь бәясе 200 сумнан да артып китәргә мөмкин. Бу инде үз чиратында арзан бәядәге контрафакт алкоголь базары киңәячәк һәм үсәчәк, дигән сүз. Россия Хөкүмәте планы буенча 2020нче елга 0,5 литрлы бер шешә аракының күмәртәләп сату бәясен 1000 сумга җитәргә мөмкин. Шуның нәтиҗәсендә илдә спиртлы эчемлекләр куллану ике мәртәбә кимиячәк, дип көтелә. Бүген илдәге бер кешегә 16-19 литр аракы эчелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International