24нче ноябрь – Аналар көне
Хөрмәтле хатын-кызлар-әниләр! Сезнең барыгызны да иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе – Аналар көне белән тәбриклим. Тормыш әнидән башлана. Ә ана булуны матурлыктан, күңел җылысыннан, яктылыктан башка күз алдына да китерүе кыен. Шуңа күрә кайгыртуча, яратучы аналар – гаиләнең һәм балаларның олы терәкләре.
Районыбызда хезмәт сөючән хөрмәткә лаеклы, яшь аналарга үрнәккә куярлык әниләр күп. Райондагы демографик сәясәт нәтиҗәсендә икешәр-өчәр һәм аннан да күбрәк балалар тәрбияләүче гаиләләр саны арта бара. Ятим калган балалар да җылы гаилә учаклары табалар. Районыбызның яшь гражданнары аналарның ышанычлы куллары һәм йөрәкләренең җылысы аркасында лаеклы булып үсәләр. Сезнең гаилә традицияләрен ныгытуда, ил өчен лаеклы гражданнар тәрбияләүгә керткән өлешегез бәяләп бетергесез.
Барлык әниләргә дә сәламәтлек, якыннарыгызның яратуын, хөрмәтләвен һәм зур хатын-кыз бәхете телим! Безнең һәркайсыбызны әниләребезнең мәхәббәте сакласын.
Район башлыгы Анатолий Иванов