Муниципаль районның административ комиссиясе 19нчы ноябрьдә чираттагы рейдын үткәрде. Бу юлы Идрисов, Фтыйх Кәрим, Сыр завод урамнары тикшерелде. Ачыкланган тәртип саклау кагыйдәләрен бозу шәһәр территориясен төзекләндерү буенча Кагыйдәләр положениесенә кагыла.
Югарыда телгә алынган урамнарда яшәүчеләрнең кайберләре төзелеш һәм башка материалларны (таш, елга комы, шифер, тимер торбалар, автотранспорт покрышкалары), сүтелгән транспортны тиешсез урынга өеп куйганнар, саклыйлар. Идрисов урамындагы 3нче йорт каршына тимер торбалар, бетон боҗра өелгән; Фатыйх Кәрим урамындагы 7нче санлы йорттагы 2нче санлы фатир каршында таш саклана; Сыр завод урамындагы 3нче санлы йорт янәшәсендә – сүтелеп ташланган “УАЗ” автомобиле. Фатыйх Кәрим урамындагы 5/1нче һәм 4/1 санлы йортлар янында елга комы өеменә тап булдык. 9нчы санлы йорт хуҗасы металл чан, шифер, автотранспорт покрышкалары өеп куйган. 5нче санлы йортның 2нче фатиры хуҗасы тимер-бетон баганалар, шулай ук покрышкаларга тиешле урын тапмаган.
Комиссия рейдларга чыккан җирләрдәге административ хокук бозулар ачыкланган урыннарны фотога төшереп барды, ТР КоАПның 3.6 маддәсе нигезендә ике беркетмә тутырылды, территорияне төзекләндерү өлкәсендәге кагыйдә бозуларны бетерү турында җиде предписание язылды. Аларның “хуҗалар”, аңлатма бирү өчен, комиссия утырышына чакырылдылар.
Алсу Галимуллина,
Муниципаль районның административ комиссиясе сәркатибе.